Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Мактау грамоталары белән бүләкләнде
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме ел саен мартның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Быел ул 16 мартка туры килде. Шул уңайдан бүген, 17 мартта, “Эшлекле дүшәмбе” иртәсендә бу өлкә алдынгылары район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Менә алар:
1. Фәүзия Сафина – Базарлы Матак авылының Төзүчеләр урамындагы 17 нче күпфатирлы йорт буенча җаваплы хезмәткәр;
2. Фәүзия Гыймадиева – Базарлы Матак авылының Тынычлык урамындагы 1 нче күпфатирлы йорт буенча җаваплы хезмәткәр;
3. Мөнир Хәйруллин – “Инженерлык челтәре" җәмгыятенең экскаватор машинисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев