Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тормышыбыз җәннәткә тиң”, ди сугыш чоры баласы Фәрбизә Сәгъдиева

Фәрбизә  Сәгъдиева Бөек Ватан сугышы башланган елны дөньяга килгән. Күптән түгел ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Бүгенге тормышына канәгать булып, шөкерана кылып яши хезмәт ветераны.

Фәрбизә апа Татар Мулла авылында туган, шунда гомер иткән. Аның әтисе Галимҗан Әхмәров сугышка кадәр Түбән Әлки МТСы белән җитәкчелек итә. Авыл хуҗалыгы өчен мөһим эш башкарганга аны башта фронтка алмыйлар. 
–1942 елны язгы ташу вакытында әти 15 минутка эшкә соңга кала. Ул чакта бит автомобильләр юк, бөтен кеше җәяү йөри иде. Шул соңару аркасында аны эшеннән чыгаралар. Ленинград фронтына җибәрәләр. Әти танкист булып хезмәт итә,–дип сөйли Фәрбизә апа. 
Шул елның декабрендә Галимҗаннан гаиләсенә соңгы хат килә. “Әгәр өйгә исән-сау кайта алсам, бик бәхетле яшәр идек. Тик менә сугыш тиз генә тәмамланмас әле. Иртәгә һөҗүмгә күчәбез. Үлә калсам, бәхил булыгыз!”–дигән сүзләр була фронттан килгән хатта. 

Галимҗан Әхмәров 6 декабрьдә батырларча һәлак була. Дошманнар аның танкын яндыралар. Фәрбизә абыйсы Гаваз белән әнисе Фәридә тәрбиясендә кала. Әниләре көн-төн колхоз эшеннән кайтып керми. Оныкларын тәрбияләргә дәү әниләре Мәгъфирә һәм дәү әтиләре Дәүләтша булыша. 
Сугыштан соң да авылда тормыш бик авыр була. Йорттан йортка хәер сорап йөрүчеләрне дә хәтерли Фәрбизә апа. “Үзебезгә дә азык җитәр-җитмәс иде. Алай да тилмереп ашарга сорап керүчеләрне буш чыгармаска, бер бәрәңге, ике кашык он булса да бирергә тырыша идек”,–дип михнәтле елларны искә ала ул. 
Алар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр. Абыйсы һәм дәү әтисе белән утын тартып ташулары һич онытылмый. 
–Безнең “уфалла” арбасы бар иде. Гаваз белән шуны тартып Татар Суксуы. Әнҗерә урманнарына барабыз, анда вак-төяк ботак-чатакны җыеп арбага төйибез. Ул вакытта урманда агач кисү тыелды. Урман каравылчысы тотса, шунда ук арбаңны ватып ташлый иде,–дип сөйли әбекәй. 
Бала-чага зелпе тамырын казып киптереп, шуны урманчылыкка тапшыра торган булган. Аның өчен бераз печән биргәннәр. 
–Әниебез Фәридә колхозда эшләде. Техника юк, игенне урак белән уралар иде.  Әни кырдан бер уч бөртек алып кайта, беркем дә күрмәсен дип шуны идән астында тарттыра идек. Ә берсендә 15 яшьлек авылдаш малайны бодай башагы белән тотып, төрмәгә утырттылар, – дип искә ала өлкән яшьтәге әңгәмәдәшем.
Фәрбизә авыл мәктәбендә дүрт сыйныф укый. Аннан соң Иске Алпарга йөреп белем ала. 
–Мәктәпкә чабатадан бара идек. Калушлар әле соңрак чыкты. Елганы да яланаяк  кичүебез хәтердә. Шулай азапланып булса да 10 сыйныфны тәмамладым,–ди ул. 
Мәктәптән соң  кыз Йошкар-Олада педагогика институтына керә. Аны тәмамлап, 20 ел Иске Алпар мәктәбендә эшли, математика, биология, география укыта. Аннан соң әле 20 ел  туган авылында балаларга белем бирә. Ул чакта мәктәпләрдә балалар бик күп – өчәр параллель класста 25 әр укучы була.
–Мәктәптә вакыт белән исәпләшмичә эшләдем. Төннәр буе дәфтәрләр тикшерә, дәрес планнары яза идем. Көн саен Алпар мәктәбенә өч чакрымны җәяүләп бара идек. Өйгә кич җиткәч кенә кайтып җитәбез,–ди 40 ел стажлы педагог. 
Фәрбизә авылдашы Фәнискә, үзе кебек үк әтисез үскән егеткә кияүгә чыга. Әмма аларга картлыкларын тигезлектә каршыларга насыйп булмый. 
–Фәнис бик әйбәт кеше иде. Бик матур гармунда уйнады, җырлады. Өйләнешкәнче без аның белән 6-7 ел дуслашып йөрдек. Тик менә арабыздан фаҗигале төстә бик иртә китеп барды,–дип сагышланып сөйли Фәрбизә апа. 
Бүген ул ялгыз гомер итә. Яше олы булса да, тик утырырга яратмый. Бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Чәчәкләр үстерергә ярата. Чалмабашлары, гөлчәчәкләре җәен тирә-юньгә ямь биреп утыра. Тавыклары, ике оя умартасы, кәҗәсе бар. “Кәҗә сөтенең иртән савылганы бигрәк тә тәмле”,–ди. Кызы Гөлфирә әнисе янына гел кайтып, хуҗалык эшләрендә булышып тора. 
–Бүгенге тормышыбыз җәннәт кебек инде. Пенсияне өйгә китерәләр. Табын тулы ризык, Африкада үскән җиләк-җимештән дә авыз итәбез бит. Ачлык, сугыш кына булмасын. Бүгенге имин тормышыбыз өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт,–дип теләкләрен җиткерде хезмәт ветераны Фәрбизә апа Сәгъдиева.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев