Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче тыл хезмәтчәне Татьяна Ефимовна Володинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Интернатыбызда тәрбияләнүче хөрмәтле ветераныбыз Татьяна Володинага шушы арада 90 яшь тулды. Без аның юбилеен олылап билгеләп үттек.

Татьяна Ефимовна - Бөек Ватан сугышы чоры михнәтләрен татыган тыл хезмәтчәне. Ул Демидовка авылында туа, сугыш вакытында "Кызыл ударник" колхозында эшли. Үсмер бала килеш аңа төрле авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Сугыштан соң авыл кибетендә сатучы, "Салман" совхозында склад мөдире булып хезмәт куя. Татьяна Ефимовна "Хезмәт ветераны", "Бөек Ватан сугышы ветераны" исемнәренә лаек була. 2012 елдан бирле ул бездә тәрбияләнә.

Ветераныбызны олуг юбилее белән тәбрикләп, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга туганнары, авылдашлары да килделәр. Бәйрәм гаиләдәге кебек җылы рухта узды.

Татьяна Клянина,

интернатның социаль хезмәтләр буенча белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев