Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылы җирлегендә зур эшләр башкарыла

Югары Әлкидә Тынычлык урамында юл төзекләндерелә. Мәчеткә кадәр асфальт юл салынган инде.

  Хәзер җирле хакимият аны Иске Коратага таба дәвам итәргә ниятләп, вак таш кайтарту, аны җәю эше белән мәшгуль. JSB төягечендә әлеге эшне тәҗрибәле тракторчы Ленар Сәлахов башкара. Ул – эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов хезмәткәре. 
Урта Әлкидә су башнясының тирә-ягын тимер челтәр белән тотканнар.  
Югары һәм Түбән Әлкидә зиратларны чистарту буенча өмәләр үткәрелгән. Мәңгелек йорт мәйданында үләннәрне чапканнар, чүп-чарны җыйганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев