Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Биктимер авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат җинаятьне кылуда гаепле дип табылды

Әлки районы прокуратурасы Түбән Биктимер авылында яшәүче 34 яшьлек ир-атка карата кузгатылган гаепләүне хуплады.

 

Ул РФ Җинаять канунының 158 нче маддәсе, 2 нче бүлегенең “б”, “в” пунктларында каралган җинаятьне кылуда гаепләнде һәм, әйтергә кирәк, шул маддә буенча бу аның икенче тапкыр хөкем ителүе. 

Алда үткәрелгән тикшерү вакытында аның 2022 елның маенда төнлә күршедәге йорт биләмәсеннән авыл хуҗалыгы техникасына запчастьләр һәм эш кораллары урлавы ачыкланды. Җинаять нигезендә китерелгән зыянның гомуми күләме 170 000 сумнан да артык дип бәяләнде. 

Шуңа карамастан, хөкем ителүче 2024 елның җәендә кабат читләр малын урларга ниятли. Ул июль аенда, йозакны ватып, канунсыз рәвештә Түбән Биктимер авылы остаханәсенә керә. Әмма үзенә бәйле булмаган хәл килеп туганга, урларга өлгерми кала.  
Тикшерү вакытында  саллы дәлилләр китерелгәнгә, хөкем ителүче урлау буенча үз гаебен таный. 

Татарстан Республикасының Әлки районы мәхкәмәсе карары нигезендә, хөкем ителүче  РФ Җинаять канунының 2 нче маддәсенең “б”, “в” пунктларында каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылды. Нәтиҗәдә, аңа карата 1 ел да 6 ай дәвамында төзәтү эшендә катнашу төрендә җәза чыгарылды. Шул ук вакытта аның хезмәт хакының бер өлеше дәүләт файдасына тотылып калыначак. 
Әлки районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев