Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кәчи авылында яшәүче Лидия Световидова 90 яшь тулуын билгеләп үтте

Түбән Кәчи авылында яшәүче Лидия Световидова – яшь буыннар өчен хезмәт сөючәнлек, сабырлык һәм намуслылык үрнәге ул.


3 мартта ул үзенең олуг юбилеен – 90 яшь тулуын билгеләп үтте һәм моның белән аны район башлыгы Александр Никошин да котлады. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов юбилярга котлау хаты һәм бүләк тапшырды. 

Лидия Филипповна Түбән Кәчи авылында крестьян гаиләсендә туып үсә һәм билгеле, шул еллар дәвамында, әлеге чор кешеләренә хас булганча аңа бар авырлыкларны да күрергә туры килә. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән фронтка китә. Лидиягә ул вакытта бары 7 яшь, сеңлесенә 5 яшь була, шул ук вакытта  әнисе әле өченчегә авырлы да булып кала. Кызлар әтиләрен башка күрмиләр, ярты елдан аның һәлак булуы хәбәр ителгән “кара кәгазь” килә. Әтисезлек, сугыш чоры һәм аңардан соңгы еллардагы ачлык, хәерчелек аларны кайгысыз балачактан мәхрүм итә. 

Кыз зурлар белән бертигез дәрәҗәдә колхозда эшли. Тамак туклыгы өчен генә булса да эшләргә туры килә, чөнки хезмәт хакы түләнми. Гаиләне ашатыр өчен әниләре сыер асрый, ә кызларга хуҗалык эшләрендә аңа ярдәм итәргә туры килә. 

7 яшендә Лидия мәктәпкә укырга керә. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укуын дәвам итеп, ат йөртүче һөнәрен үзләштерә. Техникумны тәмамлагач, хезмәттән курыкмаган Лидия, акча эшләргә теләп, Мәскәү өлкәсенә торф чыгару урынына эшкә китә. 

–    Ул елларда әлеге табигый чимал ягулык иде, шуңа да йөзләгән хатын-кыз торф чыгаручы предприятиедә эшләде. Миңа да кагылды ул. Шулай без фронтка ярдәм иттек, – ди Лидия Филипповна. 

Шуннан соң ул туган авылына кайтып, 2 ел урман заводында эшли. Аннары аның хезмәт еллары авылы белән бәйле, ул анда савымчы да, фермада бозау караучы да була. 

Биредә ул авыл егете Сергейга кияүгә чыга. Бергә алар хезмәт сөяргә һәм кешелекле булырга өйрәтеп, 5 бала тәрбияләп үстерә. Бүген алар 9 онык һәм 12 оныкчыкка киңәшләрен бирә. 

Лидия Световидовага ачлык елларын кичерергә туры килсә дә, авыр эшләрдә эшләсә дә, ул якты күңелле, тормышны яратучан кеше булып кала алган. Лидия Филипповнаның бүген дә күңеле күтәренке, шаяртып сөйләшә дә ул. 

–    Алар әле узган ел да бакчаларында яшелчәләр үстерде. Уңыш та җыеп алдылар. Лидия Филипповна алардан кышлыкка бик тәмле ризыклар әзерләп куя, – ди Сергей Васильевичның туганы Любовь. 

1 мартта Светови-довларның гаиләсе бергә яшәүләренең 70 еллыгын билгеләп үткән. Лидия Филипповнаның ире Сергей Васильевичка  97 яшь тулган.  Күпләр сокланырлык яшькә җитүләренә карамастан, ир һәм хатын тормышка кызыксынуларын югалтмыйча, үзләре көнкүреш эшләрен башкаралар, җәен бакчачылык белән шөгыльләнәләр, тавыклар асрыйлар. 
Озак яшәүләренең сере дип алар хезмәтне ярату, яхшылыкларны күреп, шатлана белү, куанычларда һәм кайгыда бергә булу ул дип саныйлар.

Без исә Лидия Филипповнаны якынлашып килүче бәйрәм – 8 март белән котлап, шундый күтәренке рух белән әле күп еллар яшәвен теләдек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев