Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Туган авылымны яратам” иншалар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Без конкурс җиңүчеләре – Түбән Әлкидән Адилә Хәйдәрова һәм район үзәгеннән Рәзил Гатауллин белән сөйләштек. 

 
Күп уртак сыйфатлары ачыкланды. Икесе дә мәктәпне тәмамлыйлар, укуда һәм спортта алдынгылар, киләчәкләрен туган районнары белән бәйләп планнар коралар икән. 
Адилә тугызынчы классны тәмамлаган, менә инде 32 ел ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләүче әнисе эзеннән китәргә, Казан медицина көллиятенә укырга керергә җыена.
–Әнием Әлфия кебек үк медицина хезмәткәре булырга, үземне кешеләргә хезмәт итүгә багышларга хыялланам. Медик профессиясе – иң кирәкле, иң игелекле һәм гуманлы хезмәт бит. Сәламәтлектән дә мөһимрәк нәрсә бар?! Белем алып үзебезнең районга кайтырга телим. Ә әлегә максатым – укырга керү. Мин мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамладым, бюджетка өметләнәм,–дип уртаклашты кыз.
Адилә шигырьләр яза, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, Түбән Әлки мәктәбенең “Президенты” булып тора. Конкурска эссе язарга аңа рус теле укытучысы Динә Садриева киңәш иткән.
“Укучылар симпатиясе призы” номинациясендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучысы Рәзил Гатауллин җиңүче булды. Ул “ВКонтакте” социаль челтәрендә 1323 тавыш (барлык тавыш бирүчеләрнең 32 проценты) җыйды. “Рәзил, без синең белән”, “Уңышлар”, “Алпар егете, молодец” – комментарийларда шундый сүзләрне укырга була иде. 
Чыннан да, Рәзил гаиләсе белән район үзәгенә әле күптән түгел генә күчеп килгән. Ул дусларын, Яңа Алпарның урам-тыкрыкларын сагына. Яраткан дәү әнисе Рәйсә апа белән гел аралашып тора, оныгына туган авылы турында иншалар бәйгесендә катнашырга нәкъ менә ул киңәш биргән дә. 
Рәзилнең эше бай эчтәлекле, ул аны үзе язган шигырьләр белән бизәгән. Үз эссесында ул авылга якташларның ярдәм күрсәтүе темасын күтәргән. Үзенең дә авылдагы Кизләү чишмәсен төзекләндерүдә катнашуы, шуның өчен авыл җирлеге җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе хакында язган.
Рәзил бу көннәрдә рус теленнән һәм биологиядән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Ул “физик белем” юнәлеше буенча югары уку йортына керергә, тренер булырга җыена. Рәзилнең “алтын” ГТО значогы бар, ул тренер  Андрей Зиньков җитәкчелегендә каратэ-киокусинкайда зур уңышларга ирешә. Быел малай спорт мастерлыгына кандидат булды.
“Талантлы кеше һәр эштә талантлы” дигән гыйбарә безнең иншалар бәйгесе җиңүчеләренә дә бик туры килеп тора. Рәзил һәм Адилә кебек яшьләр булганда Әлки төбәгенең, авылларыбызның  якты киләчәгенә шикләнәсе юк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев