Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган якка сез кирәк, егетләр-кызлар!

Яшьләр җыенында белгечләр һәм студентлар бүгенге уңышлары, киләчәккә планнары белән уртаклашты

Районыбызның һәр тармагында белемле, яхшы әзерлекле кадрлар кирәк. Туган төбәгебезнең киләчәген яшь белгечләрдән, яшь гаиләләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа без бүген төрле уку йортларында белем алучы егет-кызларыбызның дипломлы белгечләр булып районга кайтуын бик көтәбез. Узган атнада район мәдәният йортында булган яшьләр слетында да нигездә шул хакта сүз барды. Бирегә югары һәм урта уку йортларында белем алучы студентлар, районда эшләүче яшь белгечләр һәм мәктәпләрнең өлкән сыйныфлары укучылары җыелган иде.

 

 ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Слетта катнашучылар алдында район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул аграр, медицина, педагогика юнәлешендәге уку йортларында белем алучы  студентларны, булачак мәдәният хезмәткәрләрен, спортчыларны җылы сәламләде.

–Яшьләребез – безнең киләчәк ул. Укуыгызны тәмамлагач үзебезнең районга әйләнеп кайтырсыз, аны тагын да үстерерсез, күркәмрәк, ямьлерәк итәрсез дип өметләнәбез. Үз чиратында район җитәкчелеге яшь белгечләргә уңайлы тормыш шартлары, эш һәм ял мөмкинлекләре тудыру өчен барын да эшли,–диде район башлыгы.

Бүген яшьләрнең ялын оештыруга зур игътибар бирелә. Александр Никошин әйтүенчә, тиздән чаңгы базасы янәшәсендә “Спортчы” паркы булдырылачак. Анда экстрим-парк, футбол кыры, велоюллар ясау күздә тотыла. 2022 елда үсмерләр клубы һәм яшьләр үзәге төзү планлаштырыла. Район үзәге елдан-ел үсә. Моны истә тотып, “Урман хуҗалыгы” һәм “Төньяк” бистәләрендә тагын ике клуб төзү ниятләнә.

Александр Никошин районны үстерү җәһәтеннән башка планнар белән дә уртаклашты.

–Кайда гына укысалар да, әлкилеләр һәрчак бердәм һәм дус булсыннар иде. Бер-береңә ярдәм итү, тупланган команда булу, кыенлыкларны бергәләп җиңү бик мөһим,–дип билгеләп үтте башлык.

Билгеле, яшьләр үзләре дә сүз алды. Чуаш Кичүе терлекчелек комплексының  яшь маллар буенча ветеринария табибы Наталья Амукова, район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Индира Низамова, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең математика укытучысы Ләйсән Миндубаева, район мәдәният йорты методисты Рамилә Гайфуллина авылда яшәү һәм эшләүнең өстенлекләре хакында сөйләделәр, үзләренең хезмәтләре, уңышлары турында да әйтеп киттеләр.

Яшь белгечләр эшкә урнашкач та дәүләт ярдәме алганнар, район җитәкчелегенең, хезмәттәшләренең булышлыгын тоеп эшлиләр.

Студентлар исә үзләренең уку йортлары, булачак профессияләре турында сөйләделәр.

Екатерина Ермолаева Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институтында икенче курста укый. Ул башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле мөгаллиме булачак.

–Укырга районнан максатчан юллама белән кердем. Стипендиядән тыш, ай саен районнан 15 мең сум алам. Бу бик зур ярдәм. Моның өчен район җитәкчелегенә тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм. Уку бик кызык, барлык фәннәрне яратып, тырышып үзләштерәм,–дип уртаклашты булачак педагог.

Укуын тәмамлаганнан соң Екатерина районга әйләнеп кайтырга, үзенең туган Иске Матак мәктәбендә балаларга белем бирергә ниятли.

Чистай медицина көллиятенең беренче курсында укучы Рөстәм Сафиуллинның да планнары шундый. Ул инде кайда эшлисен дә белә.

–Өч ел укыгач туган авылым Иске Чаллыга кайтырга һәм фельдшер-акушерлык пунктында халыкка медицина ярдәме күрсәтергә телим,–ди Рөстәм.

Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы студентлары Алмаз Әкбәров һәм Әдилә Хәйруллина сәхнәдә үзләренең җырга осталыкларын күрсәттеләр. Гамил Гыйматдинов исә өздереп баянда уйнады.

Район башлыгы Александр Никошин бер төркем яшь белгечләргә һәм студентларга тырыш хезмәтләре, районның иҗтимагый тормышында  катнашулары өчен Мактау кәгазьләре тапшырды. Актив яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев