Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай туган көндә татар теле тантана итте

26 апрель – Габдулла Тукай туган көн – Татарстанда туган тел бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

  Бу уңайдан республикада бик күп чаралар оештырылды. Район мәктәпләре укучылары өчен балалар иҗат йортында Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы зур бәйрәм үткәрде. Бай эчтәлекле, төрле жанрлы бу әдәби-музыкаль кичәдә татар теле, Тукай иҗаты тантана итте!
Габдулла Тукай – татар халкының милли маягы. Аның үлемсез поэзиясе бүген дә актуаль. Талантлы шагыйрь, сатирик һәм публицист Габдулла Тукай – үз халкының иреге, бәхете өчен көрәшкән шәхес. Аның иҗаты – татар теленең матурлыгы, сафлыгы гәүдәләнеше дә. 
Бу кичәдә без боларга тагын бер кат инандык. Бәйрәм кунакларының чыгышларында да моңа басым ясалды. 
–Габдулла Тукай кебек бөек шагыйрь – татарларга гына түгел, рус халкы өчен дә  горурлык һәм мәртәбә,– дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дарья Хәлилова.
–Без балачактан Тукайның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н укып үстек. Аның әсәрләре бүген дә укырга кызыклы. Моннан 100 ел элек иҗат иткән шагыйрь үз әсәрләрендә хәзерге заман проблемаларын да кузгаткан, ул чын-чынлап бөек шәхес,–ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сурия Вәлиева.
Кичә бер сулышта узды. Гимназия коллективы әзерләгән программа искиткеч бай һәм кызыклы иде. Бик теләсәк тә, андагы башкаручыларны исемләп атап бетерү мөмкин түгел, чөнки сәхнәдә башлангычтан алып өлкән сыйныфлар укучыларына кадәр, шулай ук педагоглар һәм уку йортының башка хезмәткәрләре чыгыш ясады. Алар башкару осталыгы белән дә, сәхнә киемнәренең матурлыгы, байлыгы белән дә сокландырды. 
Өлкән сыйныфларда укучы егетләр-кызлар “Аулак өй”, “Әбием сандыгы” күренешләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, халкыбыз яратып башкара торган җырларны яңгыраттылар. Тукайның “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Шаян песи” һәм башка шигырьләре тамашачыларга сәхнәләштереп тәкъдим ителде. Берничә шигыре рус телендә дә укылды. 
Укытучыларның “Сердәш” төркеме башкаруында Тукай шигырьләренә җырлар, шулай ук рус һәм татар, халыклар дуслыгы биюләре, Г. Камалның “Беренче театр” спектакленнән сәхнәләштерелгән күренеш – һәммәсе игътибарга лаеклы, югары дәрәҗәдә иде.
Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” спектакленнән өзек тә бик актуаль яңгырады – теленә, халкына, гореф-гадәтләренә хыянәт иткән кеше беркайчан уңышка ирешә алмый!
Бәйрәм кичәсе сәхнә хуҗалары һәм залдагы тамашачыларның бергәләп татар халкының гимнына тиң  “Туган тел” тел җырын башкару белән тәмамланды.
Чарадан һәркем әсәрләнеп, тәэсирләнеп таралды. Туган телебез, сәнгатебез, Тукаебыз өчен күңелләрдә тагын бер кат чиксез горурлык хисе уяткан, чын рухи ләззәт биргән өчен гимназия коллективына рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев