Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен басканнар

Гыйнварның соңгы атнасында Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен караклар баса. Ике ишектәге өч элмә йозакны ватып, аракы, азык-төлек, көнкүреш товарлары, хәтта парфюмерия әйберләре дә алып чыкканнар алар. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бүлеге һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә караклар бик тиз табылган. Алар, беркайда...

Гыйнварның соңгы атнасында Түбән Биктимер авылында шәхси эшмәкәр кибетен караклар баса.

Ике ишектәге өч элмә йозакны ватып, аракы, азык-төлек, көнкүреш товарлары, хәтта парфюмерия әйберләре дә алып чыкканнар алар. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бүлеге һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә караклар бик тиз табылган. Алар, беркайда да эшләмәүче, шуның өстенә эчәргә дә яратучы М. һәм Ш., урланган "байлык"ларының бер өлешен инде ашап-эчеп тә өлгергәннәр. Әмма товарның күпчелеге эшмәкәргә кире кайтарылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

фото www.trend.az сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев