Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Финалистлар арасында Татарстаннан бердәнбер кеше – Базарлы Матак мәктәбе укучысы Миләүшә Галләмова

25 ноябрьдә Екатеринбург шәһәрендә "Рус рифмалары. Балалар" дип аталган Бөтенроссия әдәбият фестиваленең финалы үткәрелде.

Конкурс яшь язучылар һәм шагыйрьләрне ачыклауга юнәлтелгән. Бәйгегә бөтен илдән 1 меңнән артык эш килгән. Судьялар алар арасыннан берничә дистәсен генә сайлап алган. Финалистлар арасында Татарстаннан бердәнбер кеше - Базарлы Матак мәктәбенең 10 б сыйныфы укучысы Миләүшә Галләмова (укытучысы Ләйсән Хәсәнова). Финалга кадәр 6 сайлап алу туры уздырылган. Миләүшә жюрига үзе язган хикияне тәкъдим иткән. "Бу конкурста катнашу минем өчен шәхесемне үстерүнең бик яхшы мөмкинлеге. Мин илебезнең төрле якларында яшәүче бик күп яшь авторлар белән таныштым. Үземнең әсәрем турында Дмитрий Емец, Анна Матвеева кебек танылган язучылардан уңай фикерләр ишетү бик күңелле булды",-дип үз кичерешләре белән уртаклаша Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев