Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Улыгыз, Айдар Гыйматдиновны тиешенчә тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтәбез"

Нәби Дәүли исемендәге гимназияне тәмамлагач, Айдар Гыйматдинов программачы булырга дигән карарга килә.

 Максатын тормышка ашыру өчен ул Казандагы IT технологияләр һәм элемтә техникумына укырга керә. 
Аны уңышлы тәмамлагач, Айдар армиягә китә, солдат хезмәтен Оренбургта урнашкан һәм безнең район шефлык иткән хәрби частьтә үтә.
–Кечкенәдән программалар төзү, робот техникасы белән мавыктым. Гимназия директоры урынбасары Лилия Гаваз кызы Сафина белән Казанга барып республикада үткәрелә торган күп кенә бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладым. Балачак мавыгуым олы тормышта һөнәр сайлавыма йогынты ясады, армиядә дә булышты,–ди әлерәк кенә хәрби хезмәтен тәмамлап кайткан егет.
Район шефлыкка алган частьтә Айдарны Үргәгар һәм Баллыкүл егетләре каршылаган. Айдар белән бергәләп хезмәт итүчеләр арасында Салманнан Алмаз Гыйззәтуллин да булган. 
–Пандемия аркасында улыбыз хезмәт иткән частькә бер тапкыр да бара алмадык. Әмма аның өчен күңелебез тыныч иде, чөнки улыбыздан бары яхшы хәбәрләр генә килеп торды,–дип сөйли солдат әнисе Физалия.
Ул “Ромашка” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли. Гаилә башлыгы Фәнил гомере буе кран белән идарә итә, хәзерге вакытта “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә автокранда хезмәт куя. Авылдашлары әлеге тырыш гаиләне хөрмәт итәләр. Ата белән ана балаларын кечкенәдән эшкә, мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстерәләр, аларда җаваплылык тәрбиялиләр. Гыйматдиновларның кече уллары Айрат та абыйсы эзләреннән киткән, элемтә техникумының икенче курсында укый, Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү турында хыяллана. Башкача була да алмый, күз алдында абыйсы Айдарның үрнәге бит. Анысы укып алган белемнәре, үз эшенә җаваплы каравы, күндәмлеге белән хезмәттәшләренең дә, командирларының да ихтирамын казана алган.  Аңа хәтта югары уку йортларына конкурстан тыш керү хокукы бирүче хат та тапшырганнар.
Ә бу көннәрдә Фәнил һәм Физалия Гыйматдиновлар хәрби часть командиры Беловтан мондый сүзләр язылган Рәхмәт хаты алганнар: “Улыгыз, ефрейтор Гыйматдиновны тиешенчә тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтәбез. Ул мактауга лаек рухи сыйфатларга ия, сугышчан туганлыкка, үз бурычына һәм намусына тугры солдат”.
Хәрби хезмәте вакытының күп өлешен Айдар компьютер артында эшләп үткәргән, отчетлар, башка мөһим документлар төзегән. Шулай итеп балачак мавыгуы аңа тормышында үзе куйган максатка ирешүдә ярдәм итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев