Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ун бала анасы Антонина Волкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Антонина Ишмулкинаның балачагы, яшьлеге туган авылы Түбән Колчуринода уза. Кыз бары тик 6 сыйныфны гына тәмамлый ала.

Кызганыч, әмма алга таба уку мөмкинлеге булмый, әти-әнигә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә туры килә: бакча ярты гектар, сыер, дуңгызлар, кош-корт бар. Шул ук вакытта ул И.В.Сталин исемендәге җирле дуңгыз фермасында зурлар белән  бертигез дәрәҗәдә, алдынгы дуңгыз караучыларга тиңләшергә тырышып эшли дә. 

1941 елга кадәр туган бар малай-кызларның балачагы авыр сугыш чорына туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда, кызга бары тик 7 яшь була.  Кечкенә булганга, барысы да хәтердә сакланмаган да, әмма мәктәп еллары аның кырларда авыр эшләрне үтәү белән исендә калган. Әтисен сугышка озаткан мизгелләр дә бүген дә күз алдында икән. Александр Ишмулкин Бөек Ватан сугышы ветераны була, күп тапкырлар бүләкләнә. 

–     Безнең балачак булмады дип әйтергә мөмкин, шундук зурлар кебек эшләргә, тормыш алып барырга ярдәм итәргә туры килде, – дип искә ала үткәннәрне Антонина Александровна. 

1956 елда ул Михей Волковка кияүгә чыгып, Югары Матак авылына яшәргә күченә. Башта ындыр табагында, аннары “Салман” совхозында дуңгыз фермасында  эшли. 1963 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, 1984 елга кадәр “Әлки” терлекләрне симертү совхозында эшли.

 

Ун баланың әнисе ул

Антонина Александровна хезмәт ветераны, “Ана медале”, “Ана даны” ордены белән бүләкләнгән һәм 1978 елда аңа “Герой ана” мактаулы исеме бирелгән. Иң мөһиме, Антонина Александровна ул 10 бала – 4 кыз һәм 6 улның әнисе бит. 

–     Күп бала үсерү  авыр булса да, ул зур бәхет тә. Балаларыңның хезмәт сөючән булуын, уңышларга ирешүләрен күрәсең икән, йөрәкне җылы хисләр биләп ала. Шул вакытта гомер заяга узмаган ла икән дип, уйлап куям. Оныклар һәм оныкчыклар кочаклап алганда, бар  күргән авырлыклар, кайгылар онытыла. Алар белән бергә көләсең, шатланасың, шул бәхет түгелмени? Гаиләдә яшәү авыр түгел, менә гаиләң юк икән, начар булыр иде ул,  – ди ул үзе бу хакта.

Антонина Александровна – нык холыклы, авырлыклар алдында калганда да, төшенкелеккә бирелми торган кеше. Аны 10 баласы белән калдырып, ире ташлап та чыгып китә югыйсә. Кечкенә улларына ул вакытта 10 яшь кенә була бит. Шулай да күп еллардан соң Михей Матвеевич гаиләсенә кайта, әмма озак яшәми – гүр иясе була. Соңгы юлга аны балаларының әнисе озата. Хатын-кызга әле тагын авыр кайгылар кичерергә туры килә: аның 22 яшендә кызы Люба, 53 яшендә улы Василий мәрхүм була. Мәңгегә югалткан якыннарын бүген дә күз яшьләрсез искә алмаса да, Антонина Александровна туган һәр көнгә рәхмәтле булып, күңеле белән канәгать булып яши белә. 

Балалары, оныклары кайгыртуында яши

Бүгенге көндә Антонина Волкова кызы һәм улы белән Югары Матак авылында яши. Балалары әниләренә бик игътибарлы, аңа зур хөрмәт күрсәтеп, кайгыртып яшиләр. Оныклар, оныкчыклар да гел килеп, дәү әниләре хәлен белә. 

–     Мин бик бай дәү әни. Минем 16 оныгым һәм 20 оныкчыгым! – ди горурланып, юбилеен билгеләп үтүче әңгәмәдәшем. 

–     Балалары үсеп, үзләре дә гаиләле булды инде, әмма ул һаман да безнең турыда кайгырта, хәлебезне сораша, һәрберебез өчен борчыла, – ди килене Екатерина Волкова. 

90 ел эчендә барысы да булган

Танылганмы, батырлык кылганмы-юкмы, әмма кеше 90 яшьлеген билгели икән, ул үзе хөрмәткә лаеклы, аерым алып сөйләрлек вакыйга. 

–     Әлеге буын кешеләре куркыныч сугыш һәм авыр сугыштан соңгы елларны кичергән. Бу кыенлыклар алар рухын ныгыткан гына. Хөрмәтле Антонина Александровна, сез үз вакытында күп авырлыклар, борчулар күргән гади рус хатын-кызы, – дип ассызыклады район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Ольга Гуляева, ветеранны юбилее белән котлап. 

Алар Антонина Волковага намуслы хезмәте өчен рәхмәтләрен әйтте, озак елларга сәламәтлек, якыннары кайгыртуын һәм игътибарын тоеп, озак еллар яшәвен теләделәр. Ә язмабыз каһарманы исә, сәламәтлек турындагы сорауларга җавап бирә-бирә бүләкләрне алды, изге теләкләр өчен рәхмәтен җиткерде. 

Антонина Александровна, тырышып эшләвегез, булдыклы, тәрбияле ул-кызлар үстерүегез өчен, шулай ук рәхмәт әйтәсе килә. Сау-сәламәт, имин булыгыз.  Һәр яңа туган көн күңел тынычлыгы алып килсен, шатлыклар бүләк итсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев