Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урлаган мал мантымас

Бу егетләргә әти-әниләре кеше әйберенә тияргә ярамавын, угрылыкның хурлыклы, яман эш булуын өйрәтеп үстермәгәннәр, күрәсең. Караклык юлына басу аларны суд эскәмиясенә китерде, егетләр закон буенча тиешле җәзасын алды.

Быелның 4 июлендә төн уртасында Борискино егетләре Тимур Бокарев һәм Виктор Солодухин Татар Әхмәте авылында шәхси автомашинаның 4 көпчәген урлап китәләр. Бер көпчәкнең бәясе 4 мең тора, шул рәвешле, автомобиль хуҗасына 16 мең сум зыян салына. Бәлки алар төн караңгылыгына качып эзне тиз җуярбыз дип өметләнгәннәрдер. Әмма без капчыкта ятмый шул. Хокук сакчылары угрыларны тиз эләктерделәр.
Район суды Т.Бокаревны һәм В.Солодухинны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 2 бүлеге "а" пунктында каралган җинаять кылуда - чит милекне урлауда гаепле дип тапты. Егетләр икесе дә 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Бу аларга зур сабак булыр, бүтән беркайчан да кеше әйберенә кул сузмаслар, дип өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев