Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман агачларын законсыз кискән өчен - административ штраф

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактика чарасы узудырылу турында хәбәр итә. 

 
Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмас өчен урман кишәрлекләрендә даими тикшерү уздырылачак.
Исегезгә төшерәбез, урман агачларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачны законсыз  кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.  Әлеге зыян киселгән агачның төренә һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.
Урманнарны саклау законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.
Күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә аңлатып узабыз, гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен ауган агачларны ирекле җыя ала. «Ауган агач» дигәндә көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара.
Мондый  агачларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.
Илсур Зәйнуллин,
Әлки урманчылыгы җитәкчесе-лесничие.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев