Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманда 22 кабан үләксәсе табылган

Республикада янә дуңгызларда Африка чумасы чире баш калкытты.

Алабуга районындагы урманда үлгән кабан дуңгызлары табылган. Лаборатория анализлары чучка үләксәләрендә Африка чумасы инфекциясе булуын күрсәткән. 22 үле кабанны урында ук яндырып юк иткәннәр. Ветеринария белгечләре шул тирәдәге урманнарда санитар эшкәртү үткәргәннәр.

Бу факт һәр районда һәм авылда әлеге куркыныч чирдән саклану зарурлыгын искәртә. Инфекция  теләсә нинди юл белән эләгергә мөмкин.  Бигрәк тә урманнарда йөргән аяк киеме белән йорт дуңгызлары асралган абзарга керүгә юл куймаска кирәк.  Ә дуңгызлар сатып алганда аларның сәламәт булуы турында ветеринария белешмәсен таләп итү зарур. Шулай ук чит төбәкләрдән терлек азыгы алганда да аның хәвефсезлеге хакында белешмә булуы мөһим.

Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин авылларда терлекләр, мал азыгы сатып йөрүчеләрдән сак булу кирәклеген искәртә. Ә Базарлы Матакта, гомумән, районда уза торган ярминкәләрдә ветеринария хезмәте аша тиешле тикшерү узган мал-туар һәм терлек азыгы гына сатыла, ди белгеч.

Шушы көннәрдә дуңгызларда Африка чумасыннан саклану мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәт йортында киңәшмә узды. Анда Татарстан Президенты республика урманнарында бик нык үрчегән кабан дуңгызлары санын киметү бурычын куйды. Бу эш безнең районда да киң җәелдерелде. Баш мал табибы Камил Хәйруллин әйтүенә караганда,  соңгы вакытларда гына да урманнарда 50 дуңгыз ауланган. Алардан анализ материаллары алынып, тикшерү өчен лабораториягә җибәрелгән.  Ә республика буенча 700 баш кабан аучылар кулына эләккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев