Урта Әлки авылында туып үскән Марат Сираев вафат булды
Урта Әлки авылында туып үскән Марат Әшрәп улы Сираев 87 нче яшендә вафат булды.
Бу – Татарстан Республикасы өчен зур югалту.
Марат Сираев 1936 елның 1 маенда Урта Әлки авылында дөньяга килә. 1964 елны Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Хезмәт юлын Әлки җирендә МТС та кырчылык бригадасы хисапчысы буларак башлый. Аннан Әлки, Алексеевск, Апас районнарында җаваплы хезмәтләр башкара. 1983 һәм 1988 елларда Марат Сираев Татарстан АССРның авыл хуҗалыгы министры булды.
1994-2000нче елларда М.Ә.Сираев Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазыйфасын башкара. Ул фидакарь хезмәтләре өчен күп тапкыр дәүләт бүләкләренә ия була.
Марат Сираев белән хушлашуда республика җитәкчеләре катнашты. Якташыбызны соңгы юлга озатуда туган Әлки төбәгеннән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендә делегация барды.
Марат Сираев 27 февраль көнне Казанның “Курган” мөселман зиратына җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев