Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут-күздән саклануның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе – автоном янгын хәбәрчеләре куллану

Ут-күз китергән зыянның яртысыннан артыгы торак секторына туры килә. Анализ күрсәткәнчә, янгыннарның күпчелеге төнлә була.

Ә бу вакытта кешеләр еш кына ут чыгуны үзвакытында ачыклый һәм аны сүндерү чараларын күрә алмыйлар. Бүген ут-күздән саклануның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе – автоном янгын хәбәрчеләре куллану.

Янгын хәбәрчеләренең иң киң таралганнары – төтенне һәм янудан бүленеп чыккан матдәләрне “тоя” торганнары. Шуннан соң прибор махсус хәвеф сигналы бирә. Районыбызда ут чыгу турында әнә шул автоном янгын хәбәрчеләренең үзвакытында кисәтүе белән бәйле уңай мисаллар байтак.

2017 елның 27 гыйнварында Татар Төгәлбәендә күп балалы гаилә яшәгән  өйдә ут чыккан иде. Янгын хәбәрчесенең сигнал бирүе аркасында биш кеше, шул исәптән дүрт бала үзвакытында өйдән чыгып өлгерә, беркем дә зыян күрми. 2019 елның 14 сентябрендә Исәлек авылында ирле-хатынлы өлкәннәр яшәгән өйдә янгын чыга. Автоном янгын хәбәрчеләренең вакытында эшләп китүе һәм шул авылда яшәүче Григорий Зваричның кыю гамәлләре нәтиҗәсендә ике өлкән кеше янгыннан котылды. 2019 елның 21 ноябрендә Юхмачыда күп балалы гаилә яшәгән йортта ут чыга. Бу вакытта өйдә беркем дә булмый. Автоном янгын хәбәрчеләренең “телгә килүе” күршеләргә бәла турында белеп алырга һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә мөмкинлек бирә.

Автоном янгын хәбәрчеләрен каян алырга була соң, дип сораучылар бар. Әлеге приборны теләсә кем махсус кибетләрдә яисә автомат янгын сигнализациясен урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле оешмаларда сатып алырга мөмкин. Янгын хәбәрчесенең бәясе 200 дән 350 сумга кадәр.

Республикада, шулай ук безнең районда да үзләрен МЧС хезмәткәрләре яисә социаль яклау бүлеге белгечләре дип таныштырган бәндәләрнең әлеге җиһазны кыйммәт бәягә кую очраклары булды. Өлкәннәр, ялгыз яшәүчеләр мондый алдакчылар тозагына эләкмәсен иде.

Автоном янгын хәбәрчеләрен өйдә һәр бүлмәгә кую зарур. Кагыйдә буларак, алар түшәмнең горизонталь өслегенә беркетелә. Приборны һава аз алышына торган урыннарга (бүлмәнең почмакларында һәм ишекләр өстендә) куймаска кирәк.

Өйдә янгын хәбәрчесе булу ут-күз турында үзвакытында белеп алырга, шул рәвешле үзегезнең һәм туганнарыгызның хәвефсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек тудыра.

Радис Инсапов, янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев