Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уҗымнарның кышларга көче җитәчәк

Быелгы кыш гадәтләнгән асылына якын да килми: температура уңай күрсәткечләре белән рекорд арты рекорд куя, кар урынына яңгыр ява, көздән чабылмаган печәнлекләрдә кар үләннәрнең төбен генә капларга өлгерде. Ә бит календарьдә инде февраль. Билгеле, мондый “гомер булмаган” кыш авыл кешесен борчуга сала. Уҗымнар ни хәлдә, алар мондый шартларда үзләрен ничек хис итә икән?

–Әлегә бик әйбәт. Район буенча уҗым культуралары 20 мең 500 гектар чамасы мәйданда чәчелде. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның 9150 гектарының хәлатен яхшы, 10968 гектарын канәгатьләнерлек дип бәяли алабыз. Барлык мәйданнарның күп булса 2 процент тирәсе генә бераз шик уята,–дип тынычландырды район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Фәрит Вәгыйзов, әлеге сорауларга җавап биреп.

Белгеч әйтүенчә, уҗымнарның күпләп һәлак булуы күзәтелми, гадәттәгечә, 10 проценттан артык түгел. Көннәр җылы торгач, кар “юрганының” калын булмавы да үсемлекләргә зыян салмаган, чөнки үсемлекләрнең тамыр тирәсендә туфракның температурасы минус 8 градустан түбән түгел (куркыныч күрсәткеч минус 17-22 градус, анысы да 2-3 тәүлектән озакка сузылса гына). Кыска вакытлы салкыннар исә уҗымнарны һәлак итә алмый икән.

–Гыйнвардан башлап без уҗым культуралары чәчелгән кырлардан материал алып лаборатор тикшерүләрне даими үткәреп торабыз. Әле менә көзге бодайның торышын тикшердек. Ул әйбәт хәлдә, һәлак булганнары юк, шикәр күләме 23,3-26 процент тирәсе. Бу бик яхшы күрсәткеч, үсемлекләрнең начар шартларга каршы тору өчен энергиясе җитәрлек дигән сүз,–дип аңлатма кертә Россельхозцентрның район буенча начальнигы Рафик Сафин.

Белгечләр биргән мәгълүмат сөендерә – көзге культуралар әйбәт кышлар һәм мул уңыш бирер дигән өмет бар. Ә менә бакчадагы җимеш агачлары үзләрен ничек хис итә соң?

–Алар өчен дә әлегә борчыласы юк. Бөреләр уянмаган, агач-куаклар тыныч кына “йоклый”. Җимеш агачлары өчен яз башындагы каты салкыннар куркыныч, шулары булмасын иде,–дип тынычландыра Рафик Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев