Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Кыш Бабайлар, Кар кызлары Парады булды

Бүген Базарлы Матак авылының Үзәк паркында бик күңелле бәйрәм - Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады булды. Бу рольләрне район авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре башкарды. Башта Кыш бабайлар Кар кызлары белән тантаналы төстә паркка үттеләр, сәхнәгә күтәрелделәр. Тамашачылар аларны шатланып каршыладылар. Кыш бабайлар үзләре генә түгел, ярдәмчеләр дә...

Бүген Базарлы Матак авылының Үзәк паркында бик күңелле бәйрәм - Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады булды. Бу рольләрне район авыл клублары һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре башкарды.

Башта Кыш бабайлар Кар кызлары белән тантаналы төстә паркка үттеләр, сәхнәгә күтәрелделәр. Тамашачылар аларны шатланып каршыладылар. Кыш бабайлар үзләре генә түгел, ярдәмчеләр дә алып килгән икән. Һәр авыл җирлеге Кыш бабае шигырь сөйләп, гармунда уйнап я җырлап әлкилеләрне бәйрәм белән котлады. Аларның теләкләренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова кушылды. Ул әлкилеләргә имин яңа ел, бәхет, уңышлар теләде.

Аннары Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, командаларга бүленеп, аркан тартыштылар. Аларга балалар, тамашага килүчеләр кушылды. Төрле күңелле ярышлар, уеннар да бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләрен күтәргәндер, чөнки алар ярышларда теләп катнаштылар. Кыш бабайлар, Кар кызлары белән биеп алырга, әйлән-бәйлән уйнарга теләүчеләр дә күп булды. Күренеп тора, озак яллардан соң саф һавада күңел ачу, аралашу бәйрәмгә килүчеләргә бик тә ошый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев