Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде

"Алинә" универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде. Әлеге бәйгене район инвалидлар җәмгыяте оештырды. Сәламәтлекләре мактанырлык булмаса да актив тормыш алып баручы, спорт белән даими шөгыльләнүче райондашларыбыз шактый. Спартакиадада алар бик теләп катнаштылар, шахмат, шашка, теннис, дартс, гер күтәрү буенча көч сынаштылар. Ярышларда катнашучылар арасында өлкәннәр һәм инвалидлар...

"Алинә" универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үткәрелде.

Әлеге бәйгене район инвалидлар җәмгыяте оештырды. Сәламәтлекләре мактанырлык булмаса да актив тормыш алып баручы, спорт белән даими шөгыльләнүче райондашларыбыз шактый. Спартакиадада алар бик теләп катнаштылар, шахмат, шашка, теннис, дартс, гер күтәрү буенча көч сынаштылар. Ярышларда катнашучылар арасында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Әйтик, Николай Новиков шахматта осталыгын күрсәтте. Ул бу катлаулы бәйгедә җиңүче булды. Призлы урыннар алучыларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев