Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан зур делегация 24 ноябрьдә республика православныйлар форумында катнашты

24 ноябрьдә районыбыз делегациясе Казанда Татарстан Православие җәмәгатьчелегенең өченче форумында катнашты

"Корстон"да узган әлеге зур җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Район делегациясе составында форумга район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, район благочинные Андрей Зиньков, священник Андрей Матвеев, Хузангай мәктәбе укытучысы Юрий Гордеев, Иске Хурада чиркәве прихожанкасы Ольга Питеркина бардылар.

-Форумда республикада православиене үстерү, чиркәү һәм дәүләтнең үзара хезмәттәшлеге дини белем бирү, храмнар төзү, төрле диннәр арасында татулык һәм теләктәшлек мәсьәләләре хакында сүз барды. Россия Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстандагы төрле конфессия вәкилләре арасындагы үзара хөрмәт һәм иминлекне югары бәяләде,-ди район благочинные Андрей Зиньков.

Бүген районыбызда 10 храм эшләп тора. Базарлы Матакта Изге Троица чиркәве төзелеше дәвам итә. Иске Тахталыда яңа чиркәү салынып бетеп ята. Быел шулай ук Демидовка авылында гыйбадәт йорты эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев