Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Яңа ел ялларында паркларда көн саен күңелле чаралар оештырылачак

Ун көнгә сузыласы Яңа ел бәйрәмнәрендә бик күп күңелле һәм кызыклы чаралар үткәрү күздә тотыла.

5 гыйнварда (13.00) мәдәният хезмәткәрләре Геройлар паркына "Кыш - иң матур вакыт" дигән бәйрәмгә чакыралар. Анда уеннар, бәйгеләр, әкият геройлары белән фотога төшү оештырылачак.

6 гыйнварда (13.00) -"Ленин бакчасы" үзәк паркында, ә 7 гыйнварда (13.00) Ана даны паркында Раштуа бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары үткәрелә.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да бу бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырабыз. Бәйрәм көннәрендә "Алинә" спорт залы, йөзү бассейны эшләп торачак. Шулай ук шугалакларда, чаңгы базасында вакытыгызны файдалы һәм күңелле итеп үткәрә аласыз. Ә район мәдәният йортында көн саен дискотекалар булачак. Алар 20.00 сәгатьләрдә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев