Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Әлки авылы клубында үткән бильярд ярышында Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та катнашты

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Югары Әлки авылы мәдәният йортында бильярд ярышы үткәрделәр.

Бу авыл клубы бер дә буш тормый. Кичләрен яше-карты бирегә җыела. Яшьләр концерт-кичәләргә әзерләнә, "Тургай" ансамблендә җырлаучы өлкән апалар репетиция ясый. Ир-егетләр бильярд уйный. Шахмат, шашка, домино кебек өстәл уеннарында, өстәл теннисында көч сынашучылар да байтак. Бәйрәм кичендә мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева бильярд ярышы оештырды. Анда 15 кеше катнашты, бәйге бик киеренке барды. Югары Әлки кияве, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та авыл егетләре белән бергә шар сугуда осталыгын сынады. Бәйгедә Фәрит Багауов һәм Руслан Булатов җиңделәр. Аларга бүләкләр дә тапшырылды. Ә авыл малайлары өстәл теннисында ярыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев