Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакыйф Хатыйп улы Фатыйховны искә алдылар

Вакыйф Фатыйхов тумышы белән Яңа Салманнан: ул 1921 елның 2 маенда шушы авылда дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышында башыннан ахырынача катнаша. Башта снайпер мылтыгыннан атучы, тора-бара 50 нче укчы гвардия дивизиясенең укчылар взводы командиры була. Яралана, госпитальдә дәваланып чыга. 1944 елның августында Вакыйф Хатыйп улын Харьковтагы Хәрби-сәяси училищега укырга җибәрәләр....

Вакыйф Фатыйхов тумышы белән Яңа Салманнан: ул 1921 елның 2 маенда шушы авылда дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышында башыннан ахырынача катнаша. Башта снайпер мылтыгыннан атучы, тора-бара 50 нче укчы гвардия дивизиясенең укчылар взводы командиры була. Яралана, госпитальдә дәваланып чыга. 1944 елның августында Вакыйф Хатыйп улын Харьковтагы Хәрби-сәяси училищега укырга җибәрәләр. Аны 1946 елда тәмамлый егет. Һәм шул вакыттан ул совет милициясендә: милиция участок уполномоченные булып 20 ел эшләгәч, җинаятьләрне эзләү уполномоченные булып 5 ел хезмәт итә, аннары 8 ел паспорт өстәле начальнигы була.

Вакыйф ага район халкын бик яхшы белә. Авыл халкы аңа ышана, эшендә ярдәм итә. Нәтиҗәдә аның участогында җинаятьләр саны елдан-ел кими. Район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү дәверендә үзен югары квалификацияле, белемле, энергияле белгеч һәм җитәкче итеп күрсәтә. Җәмәгать эшләреннән дә читләшми. Ә 1969 елда Базарлы Матак авыл советы депутаты итеп сайлана.

Вакыйф Фатыйховның илебез хакына хезмәте югары бәяләнә. Ул "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен", «Сугышчан хезмәтләре өчен» һ.б. медальләр, "Милиция отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән бу көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Вакыйф аганың якыннары аның каберенә барып чәчәкләр куйдылар. Хөрмәтле хезмәттәшебез турында истәлекләр безнең күңелләрдә бик озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев