Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеран бабагызның фотосын МФЦда ясап бирерләр

Ветеран бабагызның фотосын МФЦда бушлай ясыйлар

Татарстанның күп функцияле үзәкләре “Үлемсез полк” реестрын алып баруны дәвам итә. Теләгән һәркем МФЦга мөрәҗәгать итеп, 9 Майда хәтер маршында катнашу өчен ветеран фотосын бушлай ясатып алырга мөмкин. Моның өчен анда бары Бөек Ватан сугышында катнашкан  туганыгызның фоторәсемен һәм мәгълүматларын (исем-фамилиясе, атасының исеме, туу һәм үлем датасы) алып килергә кирәк.

Әгәр инде сез фоторәсемне элегрәк китергән булсагыз, моны кабат эшләргә кирәкми. Узган елгы баннер югалган яисә зарарланган икән, теләсә кайсы вакытта аны яңадан ясату хакында мөрәҗәгать итәргә була. Алданрак тапшырылган мәгълүматлар МФЦда “Үлемсез полк” реестрында саклана. МФЦга мондый йомыш белән беренче тапкыр мөрәҗәгать итәргә уйласагыз, моны хәзер үк эшләргә кирәк.

–Баннер ясату өчен алданрак мөрәҗәгать итсәң яхшы. Чөнки фоторәсемнәр  республиканың барлык МФЦларында кабул ителә, ә бары Казанда эшләнә. Яңа фоторәсемнәрне эшләү һәм әзерләрен кайтару өчен вакыт кирәк,–ди МФЦ Татарстан филиалының Әлки бүлеге начальнигы Раилә Гарифинова. – Быел бит Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез, “Үлемсез полк”та катнашырга теләүчеләр, димәк, МФЦга мөрәҗәгать итүчеләр дә күбрәк булыр, мөгаен.

Узган ел мондый гозер белән күп функцияле үзәкләргә 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев