Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Виктор Лаврентьев: Чакырылыш буенча алынган хәрбиләр кайнар нокталарга җибәрелмәячәк

Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев язгы чакырылышка кагылышлы яңалыклар турында сөйли

Районда чакырылыш комиссиясе үз эшен башлады. Узган елдагы кебек үк, коронавирус пандемиясе таләпләренә туры китереп, чакырылыш буенча хезмәт итәчәк ешетләрнең сәламәтлеген, солдат хезмәтенә яраклылыгын “Алинә” спорт комплексында тикшерәчәкләр.

Күп кенә ата-аналарны улларының кайда хезмәт итәчәге, “кайнар” нокталарга җибәрелү ихтималы борчый. Әлеге сорауга җавап бирү өчен без Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев белән сөйләштек.

–Язгы чакырылыш гадәттәгечә үтәчәк. Саклану министры Сергей Шойгу боерыгы нигезендә чакырылыш буенча алынган хәрбиләр кайнар нокталарга җибәрелмәячәк. Әлки районыннан Россия Кораллы Көчләренә 24 кеше озатылачак. Аларның 16 сы Оренбург өлкәсендәге безнең район шефлыу итә торган частькә җибәрелә,–дип ышандырды хәрби комиссар.

Ул быелгы чакырылышка хас яңалык белән дә таныштырды: мәгълүмати технологияләр тармакларында эшләүче белгечләргә хәрби хезмәтне кичектереп тору мөмкинлеге бирелә. Сүз югары белемле, IT-компанияләрдә ким дигәндә бер ел эгләүче 27 яшькәчә кешеләр турында бара. Моның өстенә әлеге мөмкинлектән хезмәт стажы бер елдан ким булса да, югары уку йортын үзләрен әлеге вазыйфага билгеләү алдыннан бер ел элек тәмамлаучылар да файдалана ала.

Россия кораллы көчләренә егетләрне 20 майдан соң озата башлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев