Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Геройлар паркындагы тантанада йөзгә якын укучы яшьармиячеләр сафына кабул ителде

Базарлы Матактагы Геройлар паркында Ватан Геройлары көне зур тантана белән билгеләп үтелде.

Әлки төбәге туган илгә алты Советлар Союзы Герое, биш Социалистик Хезмәт Герое үстергән. Ике якташыбыз Дан орденының тулы кавалерлары булды. Тантанага җыелган сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары бу батыр якташларыбызны горурлык һәм олы хөрмәт белән искә алдылар. Парктагы Геройлар стеласына веноклар һәм гирляндалар салынды. Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков балаларны Туган илне яратырга, Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булырга чакырып чыгыш ясады. Районның барлык мәктәпләреннән килгән йөзгә якын укучыны яшьармиячеләр сафына кабул итү бәйрәмнең аеруча дулкынландыргыч мизгелләре булды. Тигез сафка тезелгән малайлар-кызлар Ватанга һәм яшьармиячеләр бердәмлегенә тугры булырга тантаналы ант иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев