Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр өчен сәламәтлек дәресләре

Бу уку елында Өлкәннәр университетындагы дәресләр "Пенсионерның саулыгы. Үз-үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре" курсына багышланды. Бу тема пенсионерлар өчен бик актуаль. Шуңа күрә дә һәр дәрес күп кеше катнашында, өлкәннәрнең зур активлыгы белән үтте. Алар лекторларга сораулар бирделәр, сәламәтлеккә кагылышлы темаларны күтәрделәр. Өлкәннәр алдында район үзәк хастаханәсе табиблары чыгыш ясады. Тәҗрибәле...

Бу уку елында Өлкәннәр университетындагы дәресләр "Пенсионерның саулыгы. Үз-үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре" курсына багышланды.

Бу тема пенсионерлар өчен бик актуаль. Шуңа күрә дә һәр дәрес күп кеше катнашында, өлкәннәрнең зур активлыгы белән үтте. Алар лекторларга сораулар бирделәр, сәламәтлеккә кагылышлы темаларны күтәрделәр. Өлкәннәр алдында район үзәк хастаханәсе табиблары чыгыш ясады. Тәҗрибәле шәфкать туташы, массаж остасы Румия Шикрова лекцияләре пенсионерларыбызга бигрәк тә ошады. Ул төрле хуш исләрнең һәм майларның өлкән яшьтә сәламәтлекне яхшыртуга ничек тәэсир итүе турында бик үтемле итеп, мисаллар китереп сөйләде. Теге яки бу чир вакытында нинди хуш исләр файдаланырга кирәклеген аңлатты. Физик культураның сәламәтлек, озын гомер нигезе булуын шулай ук мисаллар белән раслап күрсәтте. Мәгълүм булганча, мондый сәламәтлек дәресләрен Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге оештыра. Алар өлкәннәр өчен файдалы лекцияләр укырга вакыт тапканнары өчен табибларга һәм шәфкать туташларына бик рәхмәтлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев