Хөрмәтле әлкилеләр! Кадерле апа-сеңелләр, әниләр, әбиләр!
Сезне якынлашып килүче Әниләр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге матур бәйрәм – безнең һәркайсыбыз өчен мөһим. Чөнки иң кадерле кешебезгә – әниебезгә без бик бурычлы.
Хатын-кыз, Ана –мәрхәмәтлелек, ярату, наз, түземлелек гәүдәләнеше. Улларын махсус хәрби операциягә озатучыларга аеруча сабыр булырга туры килә. Алар алдында баш иям.
Җирлегебезнең күп тармакларында гүзәл затлар хезмәт куя, уңышларга ирешә. Шул ук вакытта алар – өйнең яме, бар йөрәк җылысын биреп, ул-кызлар үстерүчеләр, ятимнәргә ана назы бүләк итүчеләр.
Хөрмәтле хатын-кызлар, сезнең фидакарьлегегез һәм хезмәтегез балаларыгызның кайгыртуы, бәхетле елмаюы, рәхмәт сүзләре белән әйләнеп кайтсын. Тормышыгыз шатлык-куанычлар белән тулсын, сәламәт һәм бәхетле булыгыз, гаилә иминлегендә, бәрәкәтле тормышта яшәгез!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев