Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елны ничек каршыларга?

Дуңгыз гаиләне, дусларны бар нәрсәдән өстен күрә.

  Шуңа Яңа елны якын кешеләр белән каршылау аның күңеленә хуш килер. Ел символы күңелле, уен-көлкеле, юморга бай кичәләрне ярата.

Бәйрәм кичендә төрле конкурслар, лотереялар оештырсагыз да әйбәт булыр.


Ә нәрсә кияргә?
Киләсе ел хуҗасы матурлыкны, затлылыкны, купшылыкны ярата. Елның актуаль төсләре – сары, көрән, көлсу һәм алтынсу. Бу кышта гәрчич төсе аеруча модада. Хәер, бәйрәм кичендә барлык төсләр дә күркәм булачак. Иң мөһиме, киемегез үзегезгә килешеп торсын. Күлмәгегезне Яңа ел стилендәге аксессуарлар белән бизәп җибәрегез.

 

Яңа ел табынына нәрсә куярга?
Мәгълүм булганча, ел символының  аппетиты бик әйбәт, ул бөтен нәрсәне ярата. Шуңа бәйрәм табыны мул һәм төрле ризыкларга бай булса яхшы. Өстәлгә күп итеп яшелчәләр, җиләк-җимеш куегыз. Чикләвек, яшел тәмләткечләр, сыр куярга онытмагыз. Билгеле, ит ризыкларыннан, бигрәк тә каз һәм тавык итләреннән башка Яңа ел табынын күз алдына да китереп булмый. Ә менә дуңгыз итен өстәлгә чыгармаска киңәш итәләр.
Табынны да, өегезне дә алтынсу төстәге шәмнәр, чыршы уенчыклары белән бизәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев