Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа күпер: машиналарга да, җәяүлеләр өчен дә җайлы

3 ноябрьдә Базарлы Матакта районның тарих елъязмасына теркәлердәй зур вакыйга булды.

Бу көнне район үзәгендә Актай елгасы аша яңа күпер ачылды. 39,4 метр озынлыктагы әлеге күпер - бүгенгә районда иң кыйммәтлесе. Аны эшләп чыгу 81 миллион сумга төште.

Искесен сүтеп алып, шул ук урынга яңа күпер салу өчен төзүчеләргә биш ай ярым вакыт җитте. Төзелешне Алексеевскидагы "Мостовик" җәмгыяте башкарды.

Базарлы Матак уртасыннан узучы бу федераль трассада автомобиль хәрәкәте бик зур. Һәм биредә заманча ныклы күпер төзелү гаять әһәмиятле иде.

Төзүчеләр быел май бәйрәмнәре узгач, күпер белән янәшә вакытлыча йөреп тору өчен юл салып куйдылар. Аннан инде куәтле эш башланды. Башта иске күперне сүттеләр. Әйтүе генә ансат, берәр метр калынлыгындагы тимер-бетон корылманы ватып алу җиңел булмагандыр.

Яңа күпернең субайлары 20 метрдан тирәнрәккә кагылды. Күз алдыбызда барган төзелеш эшләре бер генә көн дә тынып тормады. Һәм төзүчеләр объектны ноябрь башына файдалануга тапшырырга дигән бурычны үтәделәр. 3 ноябрьдә тантаналы төстә яңа күпер аша хәрәкәт ачылды.

Әлеге истәлекле вакыйганы тамаша кылырга район үзәге халкы, күп кунаклар җыелган иде. Алар алдында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов чыгыш ясады:

- Без моңа кадәр озак еллар файдаланган күпер яраксыз, авария хәлендә дип табылды. Һәм менә төзүчеләр кыска вакыт эчендә бик сыйфатлы итеп яңа күпер салып куйдылар. Республикабыз һәм тирә-күрше өлкәләр өчен бик мөһим булган бу объектны коручыларга барлык әлкилеләр исеменнән рәхмәт,-диде ул.

Аннан Рәшит Билалов "Мостовик" җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Вәлиевкә район башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин республикада юллар төзү, аларны норматив хәлгә китерү буенча зур эшләр башкарылуы хакында әйтте.

- Сер түгел, мондагы авария хәленә килгән иске күпер агач конструкцияләр ярдәмендә төзелгән иде. Ә бүген без фибробетон технологиясен кулланып корылган менә дигән күпер буенча хәрәкәтне ачабыз. Коелган асфальт-бетон катнашмалары күпер өслеген сакларга һәм аның озак еллар файдаланылуын тәэмин итәргә мөмкинлек тудыра,-диде министр урынбасары.

"Мостовик" ҖЧҖ директоры Рөстәм Вәлиев элеккеге күпердән автомобильләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә үтеп йөрүе хәвефле булганлыгын искә төшерде.

-Хәзер монда киң автомобиль юлы һәм иркен тротуарлар. Яңа күпер сезгә озак еллар хезмәт итсен. Ә без төзүчеләр өчен иң зур шатлык - сезнең бәхетле йөзләрегезне күрү,-диде ул, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.

Яңа күпер ачу тантанасында якташыбыз, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә катнашты.

Менә шарлар белән бизәлгән күпергә керү юлындагы ал тасма киселде. Беренче булып күпердән Татарстан һәм Россия әләмнәре эленгән, бәйрәм рухында бизәлгән авыр йөк машиналары - «КамАЗ»лар үтте. Шулай итеп, җыелган халыкның көчле алкышлары астында Актай елгасы аша яңа күпердән хәрәкәт башланды. Бу юл гел имин була күрсен!

Күпернең озынлыгы -39,4 метр, киңлеге 10 метр.

Автотранспорт хәрәкәте өчен 3,5 әр метр киңлектәге ике полоса һәм 1,5 әр метрлы хәвефсезлек полосалары булдырылган.

Күпернең ике ягыннан да җәяүлеләр өчен 2 шәр метрлы тротуарлар эшләнгән. Тротуарлар буйлап автомобильләрдән саклану чарасы итеп тимер киртәләр ясалган.

2017 елда Татарстанда 7 күпер ремонтланган, 6 күпердә төзелеш һәм реконструкция эшләре дәвам иттерелгән.

Сезнең фикер

Әсхәт Шәрапов, пенсионер, Базарлы Матак авылы:

-Мин элек каршы яктан машина килгәндә җиңел автомобиль белән күпергә керергә батырчылык итми идем. Бигрәк тә дәү, фура кебек йөк машиналары килгәндә. Без 40 ел инде шушы күпер янәшәсендә яшибез. Элеккеге агач күперне дә, аннан соңгысын да күреп тордым - алар хәрәкәт өчен тар иделәр. Бу яңа күпердән инде теләсә нинди киңлектәге машина-тракторлар иркенләп үтеп йөриячәк. Рәхмәт республикабыз җитәкчеләренә, бездә шундый кыйммәтле төзелеш эшләре башкарырга мөмкинлек тапканнары өчен.

Николай Еликов, шофер, Базарлы Матак авылы:

-Мин гомер буе тәгәрмәчләр өстендә. Ике дистә елга якын «КамАЗ» машинасында йөк ташыдым. Актай елгасы аша күпернең агачтан эшләнгәнен дә хәтерлим әле. Аннан техника бер яклы гына йөри ала иде. Зәй күпер төзүчеләре аның урынына тимер-бетонлысын салып куйгач, транспортка хәрәкәт итү яхшырды. Әмма ул вакытта бит бүгенгедәй авыр, куәтле машина һәм тракторлар юк иде. Заманына күрә яраган күпер хәзерге таләпләргә җавап бирми башлады. Район җитәкчеләре аның яңасын, заманчасын төзетү эшләренә бик тә вакытлы алынганнар, минемчә. Әнә яңа күпер ничек нык итеп, иркен итеп төзелде. Монысы инде гасырлар буе хезмәт итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев