Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯКТЫРТКЫЧЛАРНЫ ДӨРЕС ФАЙДАЛАНЫГЫЗ

 Җәяүлеләр зыян күргән юл- транспорт вакыйгаларының күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында була.

 Ни кызганыч, кайчагында мондый фаҗигаләр кеше үлеме белән төгәлләнә.

Машина йөртүчеләр еш кына кич­ке һәм төнге караңгыда юлга килеп чыккан җәяүлене абайламый да кала­лар шул. Шуның өчен дә өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану бик мөһим. Монда билгеле бер кагыйдәләрне һәм таләпләрне дә үтәү зарур. Әйтик, фаралар як­тысы кешегә кайсы яктан төшсә дә күренерлек булсын өчен зур булма­ган берничә катафот файдаланырга кирәк. Фликерларны, ягъни яктылык кайтаргычларны пальтоның бил ту­рысындагы сәдәфләренә беркетсәң яхшы. Киемнең бот тирәсендәге өлешенә беркетелгән яктылык кай­таргычлар аеруча нәтиҗәле.

Җиңдәге тасмалар рәвешендәге яктылык кайтаргыч элементлар­ны да дөрес кулланырга кирәк. Хәрәкәтләнгәндә алар яхшы күренерлек булсын, киемдәге җыерчыклар, рюкзак бавы тасма­ларны капламасын. Югыйсә аларны файдалануның мәгънәсе дә булмас.

Иң яхшысы – яктылык кайтаргыч сыйфатлы махсус тасмасы булган кием сатып алу. Җитештерүчеләр киемдә мондый элементларны юл полициясе киңәш-күрсәтмәләренә туры китереп урнаштыралар. Димәк, мондый киемле җәяүлене машина йөртүче юлда вакытында күреп ала­чак.

Катафотны сулга да, уңга да беркетү зарур. Бу тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылма­ган трасса аша үткәндә җәяүленең хәвефсезлеген тәэмин итәчәк.

Караңгыда фаралар яктысын­да җәяүле 25-40 метр ераклыктан күренә (ә сәгатенә 90 километр тизлек белән баручы автомобиль 25 метрны 1 секундта үтә). Киемдә яктылык кайтаргычлар булганда исә руль артындагы кеше җәяүлене фараларның якын утында – 150 метрдан, ә ерак утында 400 метр­дан ук шәйләп алачак. Статистика күрсәткәнчә, фликерлар файдала­ну машиналарның җәяүлене тап­тату куркынычын 65-80 процентка киметә.

Хөрмәтле җәяүлеләр! Юлларда игътибарлы булыгыз!

Рәис САФИН,

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев