Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта янгын. Бер кеше һәлак булды

25 март иртәсендә Базарлы Матакның Көньяк урамында ике фатирлы агач йорт янды. Утта бер кеше һәлак булды. Ут чыгу турында район янгын сүндерү частенә иртәнге сәгать биштә хәбәр итәләр. -Иртәнге якта атуга охшаган тавышларга уянып киттек. Фейерверк аткан сыман, тәрәзәдән яктылык бөркелә иде. Йөгереп урамга чыксак, күршедәге ике фатирлы йортны...

25 март иртәсендә Базарлы Матакның Көньяк урамында ике фатирлы агач йорт янды. Утта бер кеше һәлак булды.

Ут чыгу турында район янгын сүндерү частенә иртәнге сәгать биштә хәбәр итәләр.

-Иртәнге якта атуга охшаган тавышларга уянып киттек. Фейерверк аткан сыман, тәрәзәдән яктылык бөркелә иде. Йөгереп урамга чыксак, күршедәге ике фатирлы йортны ут камап алган иде инде,-ди күрше йортта яшәүче урта яшьләрдәге ханым.

Янгын сүндерү машиналары тиз арада урынга килеп җитәләр. Утка күрше биналарга күчәргә ирек бирмичә, ярты сәгатьләп вакыт эчендә янгынны сүндерәләр. Әмма йорттагы ике фатир да яшәргә яраксызга әйләнгән була инде. Ут чыккан фатир эчендә 1957 елгы Виктор Шестаковның үле гәүдәсе табыла.

-Әлегә янгынның сәбәпләре ачыкланмаган. Тикшерү бара,-диделәр безгә район янгын сүндерү частендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев