Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яратып эшләгәч, авырлыгы сизелми дә”, – ди 35 ел савымчы булып хезмәт куючы Розалия Хисмәтова

Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә.

Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, нык сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. Ташбилге авылында яшәүче Розалия Хисмәтова әнә шул сыйфатларга ия. 
Розалия ханым тумышы белән Яңа Чаллы авылыннан. Ул 18 яшеннән сыер савучы булып эшли. Соңгы ун елда – Карга терлекчелек комплексында машина белән саву операторы. Комплекста бүген 5700 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 2400 сыер (аларның 1140 ы савым сыерлары). Һәр малдан көненә уртача 24 литр сөт савып алалар.
Комплекста 12 сыер савучы хезмәт куя, алар өч сменада эшли (дүртәр кеше). Һәр оператор сменада 360 ар сыер сава. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Саву җайланмаларын әзерләргә, сыерның җиленен махсус крем белән сыларга, саву стаканнарын кидерергә һәм салдырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, мәшәкать җитәрлек. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да зарур. Хезмәт җиңелләрдән түгел, әмма әйбәт түләнә дә. Машина белән саву операторының хезмәт хакы утыз мең сум тәшкил итә.
Розалия Хисмәтова эшен яратып башкара. Ул бүген комплекста гына түгел, район күләмендә иң яхшы сыер савучыларның берсе. Билгеле, 35 ел дәвамында тупланган хезмәт тәҗрибәсенең дә әһәмияте зур. 
Коллективта  Розалия ханымны хөрмәт итәләр. Карга терлекчелек комплексы идарәчесе Фәнил Нуруллин аның хакында бик җылы сүзләр әйтте.
–Розалия Шәүкәт кызы – менә дигән хезмәткәр. Эшен намус белән башкара, кушканнарны җиренә җиткереп үти. Бик җаваплы, тырыш кеше ул, комплекста иң яхшы эшчеләребезнең берсе. Һәр елны без аны әйбәт хезмәт күрсәткечләре өчен бүләклибез,–ди ул. 
Розалия ханым уңган хуҗабикә дә. Үзләренең шәхси хуҗалыкларында да мал-туарны күпләп асрыйлар. Өч сыерлары бар, дүрт бозаулары үсеп килә. 18 сутый бакчаларында  бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерәләр. Һәр эшне ире Рәшит белән бергәләп башкаралар. Алар 21 ел инде бик матур гомер итәләр. Гаилә башлыгы “Кызыл Шәрык-Агро”да механизатор булып эшли. 
Өч егет тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Руслан белән Фидаил хокук саклау органнарында хезмәт куялар. Төпчекләре Радик исә төзелеш компаниясендә эшли. 
22 ел элек Розалия ханым язмышның авыр сынавына дучар була. Аның беренче ире, ике улының әтиләре йөрәк чиреннән үлеп китә. Бер елдан алар Рәшит Хисмәтов белән очрашалар, ә ул малайларны үз балаларыдай кабул итә, ата тәрбиясе бирә, яратып үстерә, тормыш юлына чыгара. 
Карга терлекчелек комплексында 65 кеше эшли. Аларның 26 сы – гүзәл затлар.
–Хезмәттәшләремне, барлык райондаш хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәсем килә. Һәммәбезгә гаилә бәхете телим. Яраткан ир-егетләребез, балаларыбыз, оныкларыбыз гел сөендереп торсыннар. Сәламәт булыйк!–дип теләкләрен җиткерде Розалия Хисмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X