Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде. "1 Май - халыкның яратып көтеп ала торган бәйрәме. Элек "Тынычлык! Хезмәт! Май!" шигаре астында уза торган бу бәйрәмнең атамасы берникадәр үзгәрсә дә, асылы шул ук калды. Анда язгы уяну, яңарыш, хезмәт...

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.

"1 Май - халыкның яратып көтеп ала торган бәйрәме. Элек "Тынычлык! Хезмәт! Май!" шигаре астында уза торган бу бәйрәмнең атамасы берникадәр үзгәрсә дә, асылы шул ук калды. Анда язгы уяну, яңарыш, хезмәт шатлыгы тантана итә. 1 Май - авылда эшнең иң кызган вакыты, көннең ел туйдыра торган чагы ул. Игенчеләребез бүген көнне-төнгә ялгап басу-кырларда эшли. Аларга бу олы һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телик. Терлекчелектә дә, авыл кешесенең шәхси хуҗалыгында, бакчаларда да хезмәт җитәрлек. Авылларны, урамнарны җыештыру, йорт-җирне төзекләндерү өчен дә иң кулай вакыт. Бу куанычлы эш-мәшәкатьләрнең берсен дә соңартырга ярамый. Алда - Бөек Җиңү бәйрәме, аны зур әзерлек һәм хәстәрлек белән каршы алырга кирәк. Бәйрәм белән тәбрикләп, һәммәгезгә, хөрмәтле райондашлар, хезмәт уңышлары, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш телим. Туган җиребездә иминлек, татулык-дуслык хөкем сөрсен",-диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев