Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ылыслы агачларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык каралган

Декабрь әле башланды гына, әмма бәйрәм рухы инде күңелләргә кереп оялады.

Тиздән Яңа ел! Димәк, өй түренә урман гүзәле - Яшел чыршы кереп утырачак. Хуш исле чыршы я нарат агачлары - бу бәйрәмнең төп символы, бизәге бит.

Ләкин ылыслы агачларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык каралган икәнлекне дә һич онытырга ярамый. Гаеплеләр, гади кешеме ул, җаваплы яисә юридик затмы, урман хуҗалыгына китерелгән зыянны капларга һәм, шуңа өстәп, штраф түләргә тиеш булалар. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы гражданнарга 3-4 мең сум, вазыйфалы затларга 20-40 мең сум, юридик затларга 200-300 мең сум күләмендә штраф салуны күз алдында тота.

Әгәр шушы законсыз гамәл төрле механизм, машина яисә башка төр техника ярдәмендә кылынган икән, штраф күләме тагын да арта: гражданнарга 4-5 мең сум, вазыйфалы затларга 40-50 мең сум, юридик затларга 300-500 мең сум.

Законсыз киселгән агачны сатып алу, саклау, каядыр илтү я сатып җибәрү дә яхшы эш түгел, моның өчен дә административ штрафка тартырга мөмкиннәр (гражданнарга 5 мең сум, вазыйфалы затларга 50 мең сум, юридик затларга 400-700 мең сум). Моның өстенә кисеп алынган агач та конфискацияләнә.

Закон бозып, бәйрәм рухын җибәрмик, райондашлар. Тиздән яшел чыршы-наратлар сатуга чыгарылачак. Аларның бәясе кыйммәт түгел. Россия Хөкүмәте карары белән расланган коэффициентлардан чыгып исәпләнә.

Яңа ел бәйрәмнәре күңелле үтсен, аларның күркәм бизәге - яшел чыршы гаиләләргә бары шатлык кына китерсен.

Илсур Зәйнуллин,

Әлки урманчылыгы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев