Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Йолдызлык” кафесынында Әлки җиренең иң уңган, тырыш, булдыклы ханым-туташларын кунак иттеләр, мактадылар

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Әлки җиренең иң уңган, тырыш, булдыклы ханым-туташларын бергә җыелып данлау, бәйрәм белән котлау матур гадәткә әйләнде.

Быел да традициядән читкә тайпылмадылар - "Йолдызлык" кафесының кунакчыл зур залын тутырып кунак иттеләр, мактадылар үзләрен.

Район башлыгы Алек­сандр Никошин, хатын- кызларның туган ягыбыз тормышын ямьләндерүгә керткән өлешен югары бәяләп, болай диде:

-Сезнең һәрберегезгә сокланып туймассың! Ә бит хезмәтегез ансат түгел: эш урыннарыгызда да башка­ларга үрнәк, гаиләләрегездә дә өлгер хуҗабикә, тормыш иптәше, әни. Замана хатын- кызларына "ярсу атны тук­тату, янып торган өй эченә керү" генә аз, сезгә катлаулы проблемаларны хәл итәргә, хәтта ир-атларның хәленнән килмәгәнне дә эшләргә кирәк бит. Биредә күп бала­лы, ятимнәрне гаиләләренә сыендырган киң күңелле аналар да, үзләре эшләгән оешма, коллектив, хәтта район өчен җаваплы ха­нымнар да бар. Сез үз арты­гыздан башкаларны ияртә беләсез, бик күп мөһим эшләр башкарасыз, рәхмәт моның өчен.

Сүзләрен җөпләп, Алек­сандр Федорович зур төркем хатын-кызларга Мактау гра­моталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм, әлбәттә инде, чәчәк бәйләмнәре тапшыр­ды.

Бәйрәм кичәсен (көндез үткәрелсә дә, шулай дип атыйк инде без аны) мәдәният хезмәткәрләре күңелле, җырга, дәртле көйләргә бай итеп оеш­тырганнар. Риназ Шиһапов белән Илфат Кыямов аны рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Тантанага чакы­рылган ханымнарны зал түренә чакырып, нинди эш белән шөгыльләнүләре, кай­сы оешма-предприятиедә хезмәт куюлары, районның кайсы авылыннан килүләре турында кыскача гына әйтеп тордылар. Ә "Кызыл Шәрык- Агро" филиалының "Үзәк Әлки" идарәсе җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, район башлыгы аппараты җитәкчесе Виталий Яро­славлев, җылы сүзләрен һич кызганмыйча, кунаклар­ны бүләк-чәчәкләр белән сөендерделәр.

Менә ничәнче тапкыр инде 8 Март бәйрәме тан­танасы "Йолдызлык" ка­фесында үтә. Аның уңган пешекчеләре бу юлы да сынатмадылар - кунаклар­ны тәмле ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмне ое­штыруга һәрвакыттагыча Хәйруллиннарның хәйрия фонды үз өлешен керткән - гүзәл ханымнарга бүләкләр әзерләгән. Нәтиҗәдә бәйрәм тантанасы бик күңелле, кызыклы булып, анда ча­кырылган хатын-кызларга күтәренке кәеф бүләк итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев