Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үтерүчегә – ун ел төрмә

Үткән җәйдә Базарлы Матакта булган бу кансыз җинаять хәбәре тиз арада тирә-юньгә таралды. Өлкән яшьтәге ярдәмчесез карчыкның җанын кыйган бәндәгә карата һәркемдә нәфрәт уянды. Җинаять урыныннан качып китсә дә, оперативниклар озакламый аның эзенә төште. Күптән түгел район судында әлеге җинаять эше каралып, үтерүчегә карата хөкем карары чыгарылды.

Быел 27 июльдә кичке сәгать уннар тирәсендә ялгызы яшәүче 86 яшьлек Минҗиһан Зиннәтуллинаның ишеген шакыйлар. Соңлап йөрүче 32 яшьлек ир-ат Т. исерек була. Электән белгән кешесе булса да, әби аны кертергә теләми. Т. акча сорагач та бирүдән баш тарта, ишекне эчтән бикләп куймакчы була. Әмма исерек ир ишекне ябарга ирек бирми, "бер стакан су булса да бир",-дип мескенләнә. Әби су алып килергә дип киткәч, теге бәндә өйгә бәреп керә. Өлкән кешенең ачулануына җавап итеп аны идәнгә төртеп ега, әби ярдәм сорап кычкыра башлый. Тагын төртеп егылган карчык бу юлы агач урындыкка барып төшә, ярдәм өметләнеп инәлүен дәвам итә. Ләкин кансыз ир, җинаять эзен яшерергә теләп, әбине үтерергә карар кыла. Ул арттан килеп карчыкны баш яулыгы белән буа башлый. 3-4 минуттан, әбекәйнең инде суламавына инангач, җинаять урыныннан качып китә.
Тикшерү барышында Т. үзенең җинаятен таныды. Әмма суд утырышында ул алда биргән күрсәтмәләреннән баш тартып, гаебеннән ваз кичәргә маташты. Тик аның гаебен раслаучы дәлилләр күп иде шул. Суд, җинаять эшен карап, Т. ны үтерүдә гаепле дип тапты. Җинаятьчегә ун елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде. Җәза срогын ул каты режимлы төзәтү коллониясендә үтәргә тиеш. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев