Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Әлки мәдәният җитәкчесе Фәния Минһаҗева өлкәннәрне җиләк белән сыйлады. ФОТО

Югары Әлки авылы мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева авылдагы ялгыз әби-бабайларны һәм өлкәннәр, инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләрне тәмле җиләкләр белән сыйлады.

Фәния былтыр да интернаттагы әби-бабайларны хуш исле җиләкләрдән авыз иттергән иде. Быел да ул кояшлы бер көнне авыл балалары белән җиләк бәйрәме оештыра. Үз машинасы белән балаларны болынга алып барып, күп итеп җиләк, мәтрүшкәләр җыеп кайталар һәм бу шифалы, татлы табигать нигъмәтләреннән өлкәннәргә, авыруларга өлеш чыгаралар. Башта Югары Әлкидә яшәүче инвалидларга һәм ялгыз картларга җиләк, мәтрүшкә, кайнатмалар тараталар. "Әбиләр хуш исле җир җиләген авыз иттеләр дә елый-елый рәхмәтләр әйттеләр", -ди Фәния. Юхмачы авылындагы интернатка да ул күп итеп каен, кура, җир җиләкләре, крыжовник, мәтрүшкә, җиләк кайнатмалары алып бара. Биредә көн күрүче инвалидлар, өлкәннәр кызарып пешкән, җәй, болын исен сеңдергән сусыл җиләкләр белән рәхәтләнеп сыйланганнар, Фәниягә бик рәхмәтле булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев