Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИның Әлки район бүлекчәсе инспекторлары кисәтә

Юлларда балалар катнашында һәлакәтләрне кисәтү максаты белән ЮХИДИ хезмәткәрләре 19 декабрьдән 8 гыйнварга чаклы "Кышкы каникуллар" дигән кисәтү чарасы үткәрә. Юл хәрәкәтендә катнашучы балалар һәм үсмерләрнең иминлеге проблемасы яңа түгел, киресенчә, машиналар саны арта бару сәбәпле елдан-ел кискенләшә генә. Быелның 11 аенда Татарстан юлларында аварияләрдә 2 бала һәлак булды, 140...

Юлларда балалар катнашында һәлакәтләрне кисәтү максаты белән

ЮХИДИ хезмәткәрләре 19 декабрьдән 8 гыйнварга чаклы "Кышкы каникуллар" дигән кисәтү чарасы үткәрә.

Юл хәрәкәтендә катнашучы балалар һәм үсмерләрнең иминлеге проблемасы яңа түгел, киресенчә, машиналар саны арта бару сәбәпле елдан-ел кискенләшә генә. Быелның 11 аенда Татарстан юлларында аварияләрдә 2 бала һәлак булды, 140 бала гарипләнде. Бәхеткә, безнең районда мондый очраклар теркәлмәгән. Ләкин бу әле балаларыбыз бәладән гарантияләнгән, дигән сүз түгел. Кышкы каникуллар алдыннан юл инспекторлары мәктәпләргә, хәтта балалар бакчаларына барып, ата-аналар җыелышларында юл-транспорт хәрәкәте куркынычын кисәтү турында сөйләячәкләр. Балаларны машинада утыртып йөрү тәртибенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Ата-аналарны махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары куллану кирәклеге турында кабат-кабат кисәтәчәк инспекторлар. Шулай ук өс киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген дә исләренә төшерәчәкләр. Чөнки шушы кечкенә генә тамгалар да җәяүлеләрне машина таптатудан саклап калырга мөмкин бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев