Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИның яңа административ регламенты гамәлгә керде

Яңа регламент юл инспекторлары өчен кагыйдәләр җыелмасы булып тора һәм техник характер йөртә.

("Татар-информ"). Бүгенге көннән яңа "юл полициясе хезмәткәрләренең үз-үзен тоту кодексы" үз көченә керде. Анда җентекләп ЮХИДИ инспекторларының юлда нәрсә һәм ничек эшли алуы, үз-үзләрен дөрес тотышы, кагыйдә бозуларны һәм аварияләрне дөрес теркәү турында язылган

Яңалыклар арасында: юл инспекторлары хәзер автомобильләрне стационар посттан тыш туктата ала, юл һәлакәтеннән соң белешмә бирү мәҗбүри түгел, аварияләр күп булган урыннарда хокук бозучыларны качып аулый ала. Яңа регламент юл инспекторлары өчен кагыйдәләр җыелмасы булып тора һәм техник характер йөртә, дип яза ТАСС.

Хәзер машина йөртүчеләргә белешмә урынына протокол копияләре яки административ хокук бозу турындагы карар гына биреләчәк. Нәтиҗәдә, иминиятчеләр бөтен документлар юк дигән нигез белән машина йөртүчедән документлар кабул итүдән баш тартырга мөмкин. Димәк, судка мөрәҗәгатьләр саны артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев