Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы мәктәбендә татар теле укытучылары яңа укыту алымнары хакында фикерләштеләр

Юхмачы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды.

Район мәктәпләреннән җыелган мөгаллимнәр анда федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү чорында татар теле һәм әдәбиятын укыту алымнары хакында сөйләштеләр. Мәктәпнең беренче категорияле укытучысы Зилә Якупова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, 6 нчы сыйныфта татар теленнән ачык дәрес үткәрде. Аннан соң дәрес буенча фикер алыштылар. Яңа стандартлар буенча укыту балаларга күбрәк мөстәкыйльлек бирә, алар теманы укытучы тәкъдим иткән әзер материаллар буенча түгел, башлыча үз эзләнүләре аша үзләштерәләр, ди педагоглар. Дәресләрдә мультимедиа алымнары, төрле кызыклы биремнәр киң кулланыла. Аннан соң Ләйлә Гыйльфанова җитәкчелегендәге балалар төркеме кунакларга Туфан Миңнуллиннның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән өзек күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев