Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы яшь каратэчылары республика чемпионатында призер булдылар

Бөтен төр каратэ буенча Балтачта узган Татарстан беренчелегендә безнең яшь каратэчыларыбыз призлы урыннар яуладылар.

Яганев Данил 14-15 яшьлекләр арасында (60 кг га кадәрле үлчәү категориясе) беренче урын алып җиңүче булды. Туганнары да аннан калышмады: Яков Яганев 70 кг га кадәрле үлчәүдә ир-егетләр арасында, ә Андрей Яганев 8-9 яшьлек малайлар арасында "көмеш" медальләргә лаек булдылар. Аларның тренеры Евгений Яганев.

Каратэ кызлар өчен дә ят спорт түгел. Балтачта 18 яшьлекләр арасында чыгыш ясап, Дарья Лаврентьева икенче урын алуга иреште. Аны ярышларга тренер Геннадий Вассунов әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев