Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәза чарасы итеп каракларга 10 ар мең сум штраф салына

pdf-economynews.rhcloud.com Башка берәүнең милкенә тию, аңа хуҗа булырга омтылу караклык дип атала, моны эшләүче хурлыклы "карак" исемен йөртә. Караклык халык тарафыннан да акланмый, теләсә кайсы дәүләт законнары шәхси милеккә кул сузучыны җинаятьчегә саный. Моны һәркем белә. Әмма кеше малына кызыгучылар, кулы тик тормаучылар табыла шул. Менә бу мисал да шул...

Башка берәүнең милкенә тию, аңа хуҗа булырга омтылу караклык дип атала, моны эшләүче хурлыклы "карак" исемен йөртә. Караклык халык тарафыннан да акланмый, теләсә кайсы дәүләт законнары шәхси милеккә кул сузучыны җинаятьчегә саный.
Моны һәркем белә. Әмма кеше малына кызыгучылар, кулы тик тормаучылар табыла шул. Менә бу мисал да шул турыда. Әхмәт егетләре Руслан Шиһапов (хәзер ул Югары Кәчидә яши) һәм Альберт Вакыйфов, үткән елның октябрь иртәсендә әле башланып кына килгән көнгә план коралар. Ничек кенә уйлап чыгарганнардыр, егетләр Татар Чиябашы авылына барып, койма аша берәүнең йортына үтеп керәләр. Йортта яшел төстәге "Урал" мотоциклына тап булалар чакырылмаган кунаклар. Һәм аны урларга булалар: капканы ачып, мотоциклны юлга этеп чыгаралар, шуннан соң гына кабызалар һәм җинаять урыныннан "Урал"га утырып качалар.
Моны эшләгәндә егетләрнең аңнары томаланган булмады микән? Юкса, мотоцикл хуҗасының аны эзләтәчәген, "Урал"ны табу авыр булмаячагын һәм үзләренә җавап тотарга туры киләчәген уйларлар иде.
Билгеле, караклар тотыла, суд каршына басалар егетләр. Мотоцикл хуҗасына китерелгән 8000 сумлык зыянны каплауларын, җинаять кылулары өчен бик нык үкенүләрен, моңарчы бер дә хөкемгә тартылмауларын, башка кайбер нәрсәләрне истә тотып, Руслан Шиһаповның һәм Альберт Вакыйфовның җинаять эше аерым тәртиптә карала, җинаять уртача авырлыктагылар категориясенә кертелә. Суд егетләргә җәмгыятьтән изоляцияләми генә төзәлү мөмкинлеге бирергә була. Ә җәза чарасы итеп каракларга 10 ар мең сум штраф сала.
Шулай итеп, егетләрнең бер кирәкмәгән мәгънәсез гамәле аларга шактый кыйммәткә төшә. Гомерлек сабак ала белсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев