Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Закон тәмәке тартуга каршы

2013 елның 12 февралендә Дәүләт Думасы "Гражданнарның саулыгын әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау турында" закон кабул итте. Әлеге Федераль закон 20 февральдә Федерация Советы тарафыннан да хупланды (№15-ФЗ, 23.02.2013 ел). Яңа канун бу елның 1 июненнән көченә керәчәк. Искәрмә рәвешендә аның кайбер положениеләренә генә гамәлгә керүнең...

Бу канун кешеләрнең сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклауга юнәлдерелгән. 2013 елның 1 июненнән спорт, мәгариф, мәдәният, медицина һәм савыктыру оешмалары территорияләрендә һәм биналарында; балалар мәйданчыкларында, пляжларда; пассажир самолетларында; шәһәр һәм шәһәр яны транспортында; вокзалларда, портларда тәмәке тартуны тыю кертелә. Шулай ук власть һәм җирле үзидарә органнары биналарында, автозаправкаларда, лифтларда, баскыч мәйданчыкларында һәм күп фатирлы йортларның бүтән гомуми куллану урыннарында тәмәке тарту рөхсәт ителмәячәк.
2014 елның 1 июненнән ерак араларга йөрүче поездларда, ерак арага йөзүче судноларда, тулай торакларда, кунакханәләрдә, кибетләрдә, кафеларда, рестораннарда, ябык базарларда, электричкаларның пассажир платформаларында тәмәке тарту тыелачак. Махсус билгеләнгән ачык урыннар яисә вентиляция системалары белән җиһазланган изоляцияләнгән биналар гына искәрмә булачак. Әмма мондый урыннарны оештыру һәр җирдә дә рөхсәт ителми.
Законда тәмәке изделиеләренә сорауны киметү буенча бәя һәм салым чаралары да каралган (мондый продукциягә акцизларны арттыру, ваклап сатуның минималь бәяләрен билгеләү). Яңа закон тәмәке изделиеләрен сатуны рекламалауны һәм бу эшкә стимул бирүне тыя. Шулай ук тәмәке җитештерү компанияләренә мәгариф, физкультура, спорт, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендәге теләсә нинди акцияләрнең һәм чараларның спонсоры булырга да ярамаячак. Телеэкраннан тәмәке тартуны демонстрацияләү чикләнә. Барлык яңа, балалар һәм олылар өчен, аудиовизуаль әсәрләрдә тәмәке изделиеләрен аларны куллану процессында күрсәтү тыела (олылар өчен әсәрләрдә бары бер генә искәрмә каралган - мондый гамәл әсәр идеясенең алыштыргысыз өлеше булганда).
Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән саклау өлкәсендәге закон таләпләрен бозган өчен Россия Федерациясе закончалыгы нигезендә дисциплинар, гражданлык-хокукый, административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев