Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Законлы юл белән дә хәл итеп була»

Кешеләрнең коррупциягә мөнәсәбәтен ачыклау, шулай ук әлеге тискәре күренешнең сәбәпләрен барлау максатында редакция  район үзәге урамнарында сораштыру үткәрде.

Кешеләрнең коррупциягә мөнәсәбәтен ачыклау, шулай ук әлеге тискәре күренешнең сәбәпләрен барлау максатында редакция  район үзәге урамнарында сораштыру үткәрде.  Сезгә ришвәтчелек фактлары белән очрашырга туры килдеме?  Халыкка без әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
 

Илшат Дәүләтшин, 105 нче янгын-коткару часте хезмәткәре:
–Беркайчан да ришвәт бирмәдем һәм алмадым. Бу күренеш белән көрәшергә кирәк. Әлеге проблеманы хәл итү безнең һәркайсыбызга, коррупциягә мөнәсәбәтебезгә бәйле.

 

Сәгадәт Хәйретдинова, пенсионер:
–Ә миннән нәрсә сорыйсың? Кешеләрнең ришвәт бирүе хакында ишеткәнем бар анысы. Менә инфаркттан соң мине Казанга МСЭК комиссиясенә җибәрделәр. Мин шунда ук әйттем, акчам юк, авыруларым гына бер букча, дидем. Өченче төркем инвалидлык бирделәр. Беркем бернинди акча сорамады. Хәзер билгеле бер тәртип урнаштырганнар дип уйлыйм.

 

Дания Җәләлова, пенсионер:
–Юк, үскәнем! Аллага шөкер, халык хәзер бик намуслы, гадел. Кая гына барсам да (хастаханәләр, шифаханәләр), беркайда ришвәт сорамадылар.

 

Владимир Кузнецов, пенсионер:
–Тиздән миңа 70 яшь тула. 18 ел һөнәр училищесында эшләдем, аннан соң Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты белән җитәкчелек иттем. Ришвәтчелек факты белән беркайчан да очрашмадым.

 

Нина Капотова, үзмәшгуль:
–Үзем дә биргәнем юк, беркайчан ришвәт сорамадылар да. Хастаханәгә йөрергә яратмыйм, халык ысуллары белән дәваланам. Хәер, анда да андый нәрсә юк дип уйлыйм. Мин кешеләр белән күп аралашам, ишетер идем.

 

Алмаз Фәхретдинов, хезмәткәр:
–Казаннан әти янына Югары Әлкигә кайтам, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәм. Минем әти Бөек Ватан сугышы инвалиды Хазим ага. Әти дә, мин дә мондый тискәре күренеш белән беркайчан очрашмадык. Хәзер моның беркемгә кирәге дә юк. Ә кем ришвәт сорарга мөмкин? Беркемдә, минемчә. 

 

Татьяна Андреева, эшмәкәр:
–Ришвәтчелек факты белән очрашканым юк. Теләсә кайсы мәсьәләне законлы юл белән хәл итеп була дип саныйм. Ә инде бер-бер хәл килеп чыкса хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Лия Мәрдегалләмова, Нәзилә Шиһапова сораштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев