Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара йөкләнгән салым акчаларын Әлки районында нинди максатларда кулланалар. ФОТО

Авылларда тормыш-көнкүрешне җайга салу, уңайлырак итү буенча эш-мәшәкатьләр аз түгел.

  Аларның күбесен соңгы елларда халыктан җыелган үзара йөкләнгән салым акчалары хисабына башкарып чыгалар. Бу көннәрдә җирлекләр советлары депутатларының киңәйтелгән утырышлары үткәрелә, аларда авыл халкы да катнаша. Көн тәртибендә бер мәсьәлә – үзара йөкләнгән салым быел нинди максатларга тотылган.

18 ноябьрдә районда үтәчәк референдум шулай ук үзара йөкләнгән салым салуга кагылышлы. 

Әлкилеләр, тавыш биреп, киләсе 2019 елда бу салымның күләме нинди булачагын, аннан кергән акчаларга нинди проблемаларны хәл итәргә икәнлекне  билгеләячәкләр.
Узып баручы елда район буенча 6 миллион 90 мең 250 сум үзара йөкләнгән салым акчасы җыеп алу планлаштырылса, бу сумманың 4 миллион 611 мең сумга якыны җыелган, әлеге план 75,7 процентка үтәлгән. Бу акчаларга дәүләт субсидиясе рәвешендә 17 миллион 744 мең 246 сум өстәлгән. Шулай итеп, авылларыбыз проблемаларын хәл итү өчен 22 миллион сумнан артык акча кергән. Нәрсәләр эшләнгән соң?
Һәр җирлекнең халык акчасына авыл урамнарын яктырту, су белән тәэмин итүне яхшырту, урам юлларын төзәтү кебек күләмле эшләр башкарганнар. Әйтик, Иске Алпарда үзара йөкләнгән салымнан 201 мең сум акча кергән, шуңа республика бюджетыннан  829 мең сум өстәлгән һәм саллы гына сумма килеп чыккан. Бу акчаларны өстә аталган эшләргә тотканнар. Яңа Алпардагы су башнясының насосын ике тапкыр, Иске Алпардагысын бер тапкыр алыштырырга туры килгән. Моңа 53 мең сумнан артык акча түләгәннәр, әле бурычлары бетмәгән. Башняларга, 54 мең сумга төшереп, автоматика алып куйганнар. Татар Мулла авылы башнясы тирәсен тотып алу, бу кечкенә авылда балаларга уен җиһазлары урнаштыру (соңгысы 70 мең сумга төшкән), Яңа Алпарның 9 Май урамында 434 мең сумга юл төзү, ел дәвамында янган урам лампаларын алыштыру (24 мең сумнан артык), электр энергиясе өчен 127 мең сум акча түләү – болар барысы да халыктан җыелган акчага эшләнгән.

Үзара йөкләнгән салым акчаларын башка авылларда да шундый ук максатларда тотканнар. Иске Камкада чишмә тирәсен тотып алганнар, Карамалыда да шундый ук зур мәшәкатькә алынырга җыеналар (бусы инде киләсе ел планында). Чүп-чар җыюны тәртипкә салу өчен контейнерлар алуга килешү төзегәннәр. Җирлек башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, “барлык акчалар казначылыкта контрольдә, бер тиене дә югалмый”.
Халык акчасына Каргада ике урамны әйбәт юллы иткәннәр, моңа 395 мең 560 сум акча тотылган. Су башняларына насос һәм аларны саклаучы җайланмалар чыгымнары алу 134 мең сумнан артыграк тәшкил иткән. Чүп контейнерлары алу өчен дип “Экосервис” җәмгыятенә 70 мең сум акча түләп куйганнар.
Кемгәдер бу саннар кызык тоелмас. Әмма бит алар артында эшләнгән эшләр, халык өчен тудырылган уңайлыклар, яңа мөмкинлекләр тора. Әгәр авыл халкы аерым алганда әллә ни зур булмаган әлеге салымны түләмәгән булса, болар мөгаен хәл ителмәгән килеш калыр иде.
- Әгәр салым акчалары елның беренче кварталында ук җыелса, республика бюджеты өстәмәсен дә язга кадәр алып, җәй айларында тагын да күбрәк эшкә өлгерер идек. Әмма ел башында салымның нибары 40 процентын гына җыеп алдык. Кайбер кешеләр әлегә кадәр түләмәде әле. Ә бит чыгымнар кечкенә түгел: 5 авылыбызда су белән генә бәйле күпме акча тотылды! Новостройкада 3 насос алыштырдык! Суүткәргеч бер җирдән өзелде икән, аны төзәтү 17 меңгә төшә.  Быел шундый 20 өзеклекне ялгадык. Үзара салым акчалары булмаса, боларны, белмим, эшли алыр идек микән? - ди Чуаш Кичүе җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова.
Әйе, үзара йөкләнгән салымны бөтенләй түләмәүчеләр дә бар икән шул әлкилеләр арасында. Ә бит алар бу акчаларга тудырылган уңайлыклардан башкалар белән беррәттән файдалана. Түләүчеләргә, рус әйтмешли, “обидно!”. Андыйларга карата алга таба чара күрергә уйлыйлар: Татарстанда үзара йөкләнгән салымны түләмәүчеләрне җавапка тарта башлаячаклар. Референдум үткәч, җирлек советы депутатлары андыйларга штраф салу турында хокукый-норматив акт кабул итәргә мөмкиннәр.
Халыкта саран ике түли, дигән әйтем бар. Шулай булмасын өчен, салымны да үз вакытында түләп куюың хәерле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев