Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкын кисәтәләр: язгы бозга керү куркыныч!

Язын боз көпшәкләнә, юкара, ул ышанычсызга, тормыш өчен куркынычка әверелә. Халыкта "Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма", дип юкка гына әйтмәгәннәр. Төнге салкын һавада ул ныгып киткәндәй булса да, көндез кояш астында тиз җылына һәм эри. Шуңа күрә елга-сулыклардагы бозга кермәскә, балаларга да моның ничек куркыныч булуын аңлатырга кирәк....

Язын боз көпшәкләнә, юкара, ул ышанычсызга, тормыш өчен куркынычка әверелә.

Халыкта "Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма", дип юкка гына әйтмәгәннәр. Төнге салкын һавада ул ныгып киткәндәй булса да, көндез кояш астында тиз җылына һәм эри. Шуңа күрә елга-сулыклардагы бозга кермәскә, балаларга да моның ничек куркыныч булуын аңлатырга кирәк. Балыкчылар да, яхшы каба дип ымсынып, үз гомерләрен куркыныч астына куймасыннар иде. Узган көздә бер райондашыбыз, Иделгә балык тотарга баргач боз ватылып, фаҗигале төстә һәлак булды. Мондый һәлакәтләр кабатланмасын өчен һәркем саклык чараларын үтәсен, сәламәтлегенең, гомеренең кадерен белсен иде. Калын һәм нык кебек күренсә дә, елгадагы бозга керә күрмәгез, балаларыгызга да күз-колак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев