Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур кайгы кичердек – балаларын, туганнарын ятим калдырып, Әнвәр абыебыз Галиев мәңгелек йортына күчте

Күптән түгел без зур кайгы кичердек – балаларын, туганнарын ятим калдырып, Әнвәр абыебыз Галиев мәңгелек йортына күчте.

  Март аенда аңа 80 яшь тулган булыр иде. 
Без Түбән Биктимер авылында 11 балалы гаиләдә үстек. Әнвәр абый Базарлы Матак урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлады, аннан Казанга юл тотты, медицина институтына укырга керде. Әмма күпмедер укыгач, институтны ташлап армиягә китте. Энгельс шәһәрендә хәрби училищега укырга керде. Аны кызыл диплом белән тәмамлады. Ул чаңгы шуу остасы иде. Әлки районы күләмендәге чаңгы ярышларында җиде тапкыр җиңү яулады. Казанга барып, анда да беренче урын алып кайтты. 
1967 елда ул яңадан медицина институтына имтихан тапшырды, анда бик яхшы укыды, табиб дипломы алып чыкты. Ул Казан шәһәренең 18 нче хастаханәсендә терапевт һәм невропатолог булып эшләде. Хезмәтен бик яратып башкарды. Чирнең сәбәбен ачыкларга тырыша, кешене терелтү өчен бөтенесен эшли иде. Авырулары турында кайгыртып, алар янында хастаханәдә кунып калган көннәре дә күп булды. 
Әнвәр абый гомер буе кешеләргә дәва биреп, яхшылык эшләп яшәде. Ул дөрес кеше иде. Урыны оҗмахта булсын.
Корбан Галиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев